Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Иске Котыштан Вадим Митякин иң күп макулатура җыючы

Иске Котыш мәктәбе укучылары кирәкмәс бер кәгазьне дә чүплеккә ташламыйлар. Алар хәзерләүчеләргә тапшыру өчен 700 килограмм макулатура әзерләп куйганнар. Үткән ел искекотышлылар 3 тонна макулатура тапшырганнар. Аннан кергән акча мәктәпкә кирәк-ярак алырга тотылган. -Укучылар арасында иң күп макулатура җыючыны билгеләдек. 107 килограмм кәгазь калдыгы китергән 7 класс укучысы Вадим Митякинга...

Иске Котыш мәктәбе укучылары кирәкмәс бер кәгазьне дә чүплеккә ташламыйлар. Алар хәзерләүчеләргә тапшыру өчен 700 килограмм макулатура әзерләп куйганнар.


Үткән ел искекотышлылар 3 тонна макулатура тапшырганнар. Аннан кергән акча мәктәпкә кирәк-ярак алырга тотылган.

-Укучылар арасында иң күп макулатура җыючыны билгеләдек. 107 килограмм кәгазь калдыгы китергән 7 класс укучысы Вадим Митякинга Мактау грамотасы һәм истәлек бүләге тапшырдык, - ди директор урынбасары Петр Учайкин.

Вадим бу уку елында аны тагын да күбрәк җыярга уйлый.

-Миңа макулатура җыярга әти-әни дә, күршеләр дә булыша, - ди уңган егет. - Хәтта черновикларны да аерым капчыкка җыеп барам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined макулатура