Кемдер сөйләдеме, каяндыр укыдыммы икән, Германиягә яшәргә киткән безнең бер россиялегә, имеш, консерва банкасын юмыйча чүп савытына ташлаган өчен, штраф салганнар. Һәр нәрсәдә тәртип яратучы, сакчыл немец халкы янә эшкәртелүгә китәчәк чималны шулай әрәм-шәрәм итмәскә күнеккән.
Ә бездә... Ни бар, тотабыз да, барысын да җир астына күмеп куябыз. Тәмам баюыбыз...