Реклама
Синоптиклар Татарстанда һава торышының бозылуы турында кисәтә. 20 апрельгә каршы төндә һәм иртән томан төшәчәк, төнлә, шулай ук көндезге сәгатьләрдә яшен, көчле яңгыр булу ихтималы зур, диелә. Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитеп көчәя. Һава температурасы төнге сәгатьләрдә - 5-10, көндез - 10-15 градус булачак. Чыганак: intertat.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз