Яңгыр тег белән яңалыклар
-
Татарстан синоптиклары яшенле яңгыр, боз явачак дип кисәтә
24 август кичендә, 25 августта төнлә һәм көндез куркыныч метеорологик күренешләр күзәтеләчәк. Татарстан Гидрометорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе республика территориясендә күзәтеләчәк куркыныч метеорологик күренешләр турында кисәтү таратты. 24 август кичендә, 25 августта төнлә һәм көндез республикада урыны белән яшенле яңгыр явачак, җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәр дип...
-
Татарстанга яңгырлар килә
25 августта республикада яшенле яңгыр булырга мөмкин. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, республикага яңгырлар килә. Иртәгә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы саклана, явым-төшем көтелми. Көньяк-көнчыгыштан салмак, вакыты белән тизлеге секундына 15 метрга җиткән җил исә. Төнлә иң түбән температура +14..+19; көндез иң югарысы - +28..+33 градус...
-
Чирмешән игенчеләре яңгыр көтә
Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә бөртеклеләр уңышы тулысынча җыеп алынды. Бераздан кукуруз чәкәннәрен суктырасы була. 4338 гектарда арыш һәм уҗым бодае чәчелгән (планлаганның 22 проценты). "Серендеев Н.И." җәмгыятендә 360 гектарда чәчү уздырдылар, планнарын үтәделәр дә. Тизрәк яңгыр гына яусын иде. 11 мең 41 гектар җир эшкәртелгән, (планлаганның 27 проценты), шуның 4314...
-
Татарстанда һава торышы бозыла
Татарстан Гидрометцентры мәгълүматлары буенча, бүген көндез һәм кич республикада күк күкрәү, яңгыр яву көтелә. Шулай ук җилнең секундына 15-18 метрга кадәр көчәю ихтималы зур.
-
Иртәгә 14 градус җылы була
Бүген көн салкынча, җилле булды. Иртәгә һава торышының бераз үзгәрүе көтелә. Төнлә + 6 градус җылы булса, көндез ул 14 градуска кадәр күтәреләчәк. Яңгыр явуы көтелми.
-
Игътибар, һава торышы бозыла
Синоптиклар Татарстанда һава торышының бозылуы турында кисәтә. 20 апрельгә каршы төндә һәм иртән томан төшәчәк, төнлә, шулай ук көндезге сәгатьләрдә яшен, көчле яңгыр булу ихтималы зур, диелә. Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитеп көчәя. Һава температурасы төнге сәгатьләрдә - 5-10, көндез - 10-15 градус булачак. Чыганак: intertat.ru
-
Бүген яшенле яңгыр булуы көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 1 июльдә, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Республиканың күпчелек районнарында кыска вакытлы яңгырлар булачак. Аерым районнарда яшенле яңгыр, боз яву да ихтимал. Көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан искән җилнең секундына 19-24, урыны белән 27 метрга җитеп көчәюе фаразланыла. Һава температурасы 21-26 градус...