Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Иң көчле кан төркеме кайсы?

Галимнәр иң көчле кан төркемен исәпләп чыгарган.

Аның ияләре башкалардан озаграк яши ди. Болар - дүртенче кан төркемен йөртүчеләр. Мондый кешеләр салкын тиюдән азрак авырый, әмма аларга йөрәген сакларга кирәк.

Беренче төркем ияләре дә йөрәк-кан тамырлары авыруларына тизрәк бирешә, шул ук вакытта аларга еш кына репродуктив проблемалар аркасында бала табу кыен була.

Икенче кан төркеме булучыларга барыннан да кыенгарак туры килә. Аларга ешрак салкын тия һәм диабет җәфалый, моннан тыш, депрессиягә бирелүчәннәр. Шулай ук аларның ашказаны яман шеше белән авыру ихтималы да зур.

Өченче төркемгә килгәндә, галимнәр мондый кешеләр башкалардан азрак йогышлы авырулар белән авырый, дип саный. Әмма аларның икенче йомшак урыны бар - яман шеш һәм онкология.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев