Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Хәмдүнә Тимергалиева рассада күчерү белән мәшгуль

Тере легенда Хәмдүнә Тимергалиева Мәскәүдәге "Татар җыры" концертыннан кайткач, бер-ике буш көнем бар дип, өендә утырткан үрентеләрен күчертеп утырту белән шөгыльләнгән. Елдагыча кыяр, помидор, борыч һәм дүрт төрле кашкарый һәм бәрхет чәчәкләре утырткан булган. Үрентеләр матур гына баш калкыткан. Җырчы бакча эшләрен бик ярата икән, шуңа күрә үрентеләрне тизрәк бакчага...

Тере легенда Хәмдүнә Тимергалиева Мәскәүдәге "Татар җыры" концертыннан кайткач, бер-ике буш көнем бар дип, өендә утырткан үрентеләрен күчертеп утырту белән шөгыльләнгән.

Елдагыча кыяр, помидор, борыч һәм дүрт төрле кашкарый һәм бәрхет чәчәкләре утырткан булган. Үрентеләр матур гына баш калкыткан. Җырчы бакча эшләрен бик ярата икән, шуңа күрә үрентеләрне тизрәк бакчага күчертеп утыртуны зарыгып көтә.
- Бакчаны, җир эшен аеруча яратам. Шунда казынып энергия туплыйм. Инде бүген фатирым тулы үрентеләрне күчерү белән мәшгульмен. Үзем өчен генә тырышмыйм. Үрентеләрне җырчы энем Илһам Шәриф, баянчы Илфат Шәех бакчасына да әзерлим, - диде Хәмдүнә Тимергалиева.
Җырчының бакчасы Казанның Константиновка бистәсеннән ерак урнашмаган. Анда аның зур булмаган өе, мунчасы бар. Ә Питрәч районының Гильдеево авылында берничә елдан бирле йорт төзетә. Әмма кайчан сафка басасын Хәмдүнә ханым үзе дә төгәл генә әйтә алмый.
Эльза ГАЗИЗОВА.
Акчарлак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рассада күчерү дача Хәмдүнә Тимергалиева