Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәнлеләр, сайлагыз: социаль пакетмы әллә акчамы

1 октябрьгә кадәр калган санаулы көннәрдә ташламага ия инвалидлар 2018 елда социаль пакетны яки акчамы алуларын хәл итәргә тиешләр. Соцпакет ул - социаль хезмәтләр җыелмасы, аның суммасы хәзер 1048 сум 97 тиен тәшкил итә, бу - беренче чиратта, бушлай дарулар (айга 807 сум 94 тиен). Районда ташламага ия 2098 кеше...

1 октябрьгә кадәр калган санаулы көннәрдә ташламага ия инвалидлар 2018 елда социаль пакетны яки акчамы алуларын хәл итәргә тиешләр.

Соцпакет ул - социаль хезмәтләр җыелмасы, аның суммасы хәзер 1048 сум 97 тиен тәшкил итә, бу - беренче чиратта, бушлай дарулар (айга 807 сум 94 тиен).

Районда ташламага ия 2098 кеше исәпләнә, август ае башына, аларның 1304е, бушлай даруларга караганда, акчалата компенсация алуны өстенрәк күргән.

-Бер айда дарулардан баш тартучылар 12 кешегә кимеде, - ди РФ Пенсия Фондының район идарәсе җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Лилия Гатина. - Бу кешеләр акчалата компенсациядән баш тартып, дарулар белән тәэмин итүне кире кайтару хакында гариза яздылар. Шуның өчен, без ташламага ия булучыларга ныклап уйлап карар кабул итәргә киңәш итәбез.

Әлеге уңайдан өстәмә мәгълүматларны Пенсия Фонды идарәсенә 074 телефоны буенча шалтыратып белешергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined белеп торыгыз акчамы соцпакетмы Чирмешәнлеләр, сайлагыз