Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәнлеләр, кош гриппыннан сакланыйк

Татарстанның баш ветеринары каз өмәләрен тизрәк оештырырга тәкъдим итте.

Октябрь аенда Буа, Чүпрәле, Мөслим районнарында кош гриппы очраклары теркәлгән. Бу турыда Татарстанның Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта әйтте, - дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

7 октябрьгә кадәр хайваннарда йогышлы авыруларның барлык төрләре буенча Татарстан Республикасы имин булып саналган. «7 октябрьдә Буа районында „Хәйруллин“ фермер хуҗалыгында кош гриппы теркәлде. Чуашия Республикасыннан ветеринария документларыннан башка кергән авыру үрдәкләрнең инфекция чыганагы булганы билгеләнде. 1000 башка якын каз һәм 117 үрдәк юк ителде. Документларсыз очсызгарак алган кошлар аркасында хуҗалык керемен югалтты», — диде Алмаз Хисаметдинов.

20 октябрьдә Мөслим һәм Чүпрәле районнарында да кош гриппы теркәлгән. Бу очракта кошларның табигый сулыкта инфекция йоктыруы ачыкланган. Сулыкларда кыргый су кошлары да яшәгән булган. Баш ветеринар сүзләренчә, кыргый кошлар үзләре сирәк авырый, ләкин кош гриппын тарату чыганагы булып тора икән.

Йорт кошларын грипптан саклау өчен Алмаз Хисаметдинов авыл халкына берничә киңәш бирде. «Беренчедән, кошларны урамга чыгармаска кирәк. Россия һәм Татарстан буйлап кош гриппы йөргәндә, аны ветеринарлар гына туктатып кала алмый, чөнки чир кыргый кошлар белән ияреп килә. Авыл урамнарында йөргән казларны ябарга кирәк. Кошлар үсеп җитте. Каз өмәләрен тизрәк оештырырга тәкъдим итәм», — диде ул.

«Татарстанда кош-кортларны алып сату белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр бик күп. Алар безнең белән тыгыз элемтәдә, ләкин арасында төрлесе бар. Теләсә нинди терлек яки кош-корт сатып алганда, аларның каян булуын сорарга һәм тиешле документ таләп итәргә кирәк. Алданмас өчен сатучының машина номерын, исем-фамилиясен, телефон номерын язып алсаң да комачауламас», — дип тә киңәш бирде халыкка Алмаз Хисаметдинов.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X