Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәндәге яшьләр даирәсендә радикаль идеяләр таралуны кисәтү хакында сөйләштеләр

Районның террорчылыкка каршы комиссиясе утырышында террорчылыкка һәм экстремизмга каршы тору буенча яшьләр арасында профилактик чараларны даими үткәрү кирәклеген әйттеләр.

Деструктив группалар, агымнар йогынтысына бирешмәсеннәр, төрле берләшмәләрдә кирәкмәгән мәгълүмат алмасыннар өчен, мәктәп укучыларына даими игътибар, контроль булырга тиеш. Интернетта, социаль челтәрләрдә, группаларда, сайтларда аларның аңын томалау максатыннан кирәкмәгән эш алып баручылар җитәрлек. Психикасы ныгымаган бала, ишетеп торабыз, экстремистик, террорчылык характерындагы материаллар белән агуланса, закон бозуларга да ерак түгел. Шуңа күрә бала нәрсәнең ярый, нәрсәнең ярамый икәнен белергә тиеш. Монда белем бирү учреждениеләренә, ата-аналарга, хокук саклау органнарына зур җаваплылык йөкләнә. Бу өлкәдә районда максатчан эш алып барыла, әмма җитәрлек түгел.

Район башлыгы, террорчылыкка каршы комиссия рәисе Фердинат Дәүләтшин алып барган утырышта, гомумән, иминлек чараларын көчәйтү кирәклеге ассызыкланды. –Төрле хәлләргә әзер булырга кирәк, - диде ул. –Балалар белән конкрет һәм системалы рәвештә, нәтиҗә булсынга шөгыльләник.

Террорчылык куркынычын кисәтү буенча өстәмә чаралар турындагы мәсьәлә сөйләшү, фикер алышу барышында да хокук тәртибен һәм җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен конкрет эш мөһим булуы билгеләнде, бу уңайдан карарда кайсы оешмага, аеруча тормышны тәүмин итүче оешмаларга, нинди җаваплылык йөкләнүе ачык язылды.

“2014-2020 нче елларга дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру буенча программа үтәлеше һәм муниципаль район территорияседә конфессияара һәм милләтара мөнәсәбәтләр торышы хакында” да мәсьәлә тикшерелеп, карар чыгарылды.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев