Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәндә яшәүче Лилия Шәйхетдинова алмадан дистәләгән төрле ризык әзерли

Чирмешәндә яшәүче Лилия һәм Рифкать Шәйхетдиновларның бакчаларында дистәләгән төрле агач-куаклар үсә. Ә алма агачлары 9 төп үк. -Алмагачларның 7 төбе 20 яшьлек инде, аларны бу нигезгә күчү белән утырткан идек, ә икесе әле былтыр гына тамыр җибәрде,- ди Лилия. - Бакча да картая икән, аны да яңартырга кирәк. Үткән ел...

Чирмешәндә яшәүче Лилия һәм Рифкать Шәйхетдиновларның бакчаларында дистәләгән төрле агач-куаклар үсә. Ә алма агачлары 9 төп үк.

-Алмагачларның 7 төбе 20 яшьлек инде, аларны бу нигезгә күчү белән утырткан идек, ә икесе әле былтыр гына тамыр җибәрде,- ди Лилия. - Бакча да картая икән, аны да яңартырга кирәк.
Үткән ел Шәйхетдиновларның алмагачлары ял иткән, шуңадырмы быел алмалары бик уңган. Иртә өлгерүче алмалар инде куагында бетеп килә. Уңышны таныш-белешләргә дә, туганнарга да таратканннар, үзләренә кышка запас та әзерләгәннәр. Хәзергә кадәр куакта калганнарын саклык белән генә өзеп, кәгазьгә төреп тартмаларга тутыралар һәм салкын базга куялар. Шулай аларны көзгә кадәр сакларга була.
-Сезон вакытында гел алма компоты эчәбез, шарлотка, пироглар да пешерәбез. Ә кышкылыкка алманы компот өчен киптереп куябыз, повидло да ясадык, сок та чыгардык, кагыт та, пюре да әзерләдек, - ди хуҗабикә. - Кыш көне барысы да урнаша.
Лилия пюреның рецептын газета укучыларга да тәкъдим итте: алмаларны юып, турап пешерергә һәм тимер иләк аша сөзәргә. Шуңа бераз гына шикәр комы салып кайнатып алырга һәм стерилләштерелгән банкаларга салып куярга. Кибеттән сатып ала торган пюредан бер дә ким булмый.
-Без - хатын-кызлар әзер уңышны эшкәртәбез, ә бакчаны карау ир-атлар эше, - ди Л. Шәйхетдинова. - Рифкать иртә язда корткычларга каршы препаратлар сибә, тик файдасы аз, алмалар кортлый, әллә алар да агуга яраклаша инде? Яз һәм көз агачларның төпләрен йомшартып сугарырга кирәк, көздән агач төбендә коелган алма һәм яфракларны да калдырмаска тырышабыз. Яфракларны яндырсаң бөҗәкләр дә юк ителә.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Шәйхетдинова