Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәндә янгын сүндерүчеләр быел юлга еш чыгалар

Узган атна ахырында Ивашкино авылындагы бер йорт верандасына ут капкан. Шөкер, аңа җәелеп китәргә ирек бирмиләр: "кызыл әтәч" зур зыян салып өлгерә алмый. Иртәнге бишләр тирәсендә булган әлеге ут казасына янгын сүндерү машиналары Чирмешәннән дә, Күтәмәдән дә килгән. Белгечләр янгын электр чыбыкларындагы кыска ялганыштан чыккан, дип фаразлый. Шул ук көнне,...

Узган атна ахырында Ивашкино авылындагы бер йорт верандасына ут капкан. Шөкер, аңа җәелеп китәргә ирек бирмиләр: "кызыл әтәч" зур зыян салып өлгерә алмый.

Иртәнге бишләр тирәсендә булган әлеге ут казасына янгын сүндерү машиналары Чирмешәннән дә, Күтәмәдән дә килгән. Белгечләр янгын электр чыбыкларындагы кыска ялганыштан чыккан, дип фаразлый. Шул ук көнне, төштән соң, Чирмешәндәге янгын сүндерүчеләр район үзәгендәге тагын бер янгынга бара. Ә аннан алдагы көнне Бәркәтә белән Чумачка авылларында арасында чүп-чар януы хакында хәбәр алынган. Анысын Бәркәтә депосы янгын сүндерүчеләре "җиңгән".
-Кабатлау булса да, тагын искәртәбез, аеруча балаларны ут-күздән саклыйк, - ди янгын күзәтчелеге хезмәтенең Яңа Чишмә һәм Чирмешән районнары буенча баш белгече Андрей Фомин. - Өйдәге, каралты-кура тирәсендәге электр чыбыкларын даими тикшереп торыйк. Мичләрне, электр җиһазларын караучысыз калдырырга ярамаганлыгы хакында да кат-кат сөйлибез. Инде ут казасы чыккан икән, иң мөһиме - югалып калмаска.
Янгын очрагында, районның янгын сүндерү частена - 2-57-01, яки 01 номерларын җыеп, ә кесә телефоныннан ашыгыч ярдәм хезмәтенә - 112 яки 012 номерларын җыеп хәбәр итәргә кирәк.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы янгын хезмәте