Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәндә транспорт чараларын исәпкә кую гадиләштерелде

Хәзер транспорт чараларын исәпкә кую тәртибе күпкә гадиләштерелде. Шул ук вакытта, транспорт чарасын намуссыз сатучы яисә сатып алучы бер-берсенә өстәмә проблемалар тудырырга мөмкин. -Транспорт чарасының яңа хуҗасы аны исәпкә куймаган очракта, барлык чыгымнарны - транспорт салымын, юл йөрү кагыйдәләрен бозу факты автомат режимында төшерелгән очракта да, административ штрафлар һәм башкаларны...

Хәзер транспорт чараларын исәпкә кую тәртибе күпкә гадиләштерелде. Шул ук вакытта, транспорт чарасын намуссыз сатучы яисә сатып алучы бер-берсенә өстәмә проблемалар тудырырга мөмкин.


-Транспорт чарасының яңа хуҗасы аны исәпкә куймаган очракта, барлык чыгымнарны - транспорт салымын, юл йөрү кагыйдәләрен бозу факты автомат режимында төшерелгән очракта да, административ штрафлар һәм башкаларны аның элеккеге хуҗасы түлиячәк,- ди "Чирмешән" муниципальара бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Самат Хәйруллин. - Яңа хуҗаның да проблемалары килеп чыгарга мөмкин. Мәсәлән, транспорт чарасы залогта булган очракта аны исәпкә куеп булмый. Нәтиҗәдә, әлеге эшне уңай хәл итү өчен күп вакыт кирәк була. Мондый хәлләр килеп чыкмасын дисәгез, транспорт чарасының яңа хуҗасына транспортны теркәү эшләрен элеккеге хуҗа белән бергә башкару кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан undefined Автомобильләр

2
X