Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән укучылары чиратларны киметә

Татарстанда "IT-чемпион" бәйгесенең икенче этабына йомгак ясалды. Анда безнең районнан аеруча 1нче Чирмешән һәм Иске Кади мәктәпләре укучылары тырышкан. Инде берничә ел, этаплап-этаплап баручы бу бәйгенең асылы шунда, мәктәп укучылары олыларны дәүләт хезмәте порталыннан файдаланырга өйрәтергә тиеш. Аларда белем алган "шәкертләр" торак-коммуналь хезмәтләр өчен компьютер ярдәмендә интернет аша гына, чиратларда...

Татарстанда "IT-чемпион" бәйгесенең икенче этабына йомгак ясалды. Анда безнең районнан аеруча 1нче Чирмешән һәм Иске Кади мәктәпләре укучылары тырышкан.

Инде берничә ел, этаплап-этаплап баручы бу бәйгенең асылы шунда, мәктәп укучылары олыларны дәүләт хезмәте порталыннан файдаланырга өйрәтергә тиеш. Аларда белем алган "шәкертләр" торак-коммуналь хезмәтләр өчен компьютер ярдәмендә интернет аша гына, чиратларда басып тормыйча, түли.
Безнең район күләмендә әлеге бәйгенең "Иң актив мәктәп укучысы" номинациясендә Чирмешәннең беренче мәктәбеннән Булат Нәфыйков 1 нче урынга чыккан. Шул ук мәктәптән Дарья Петрякова - икенче, Иске Кади мәктәбеннән Алия Кәлимуллина өченче урын иясе. Ә "Иң актив мәктәп" номинациясендә искекадилылар җиңүче дип танылган. Алар "IT-чемпион" бәйгесендә инде икенче тапкыр җиңү яулый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы “ITчемпион”