Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән районында законсыз төстә аракы сатучыларны аулыйлар

10 июльдән 20 июльгә кадәр республикада, шул исәптән районда да исерткеч эчемлекләрнең законсыз әйләнешенә каршы көрәш ункөнлеге бара. Бу чорда сәүдә объектларында һәм җәмәгать туклануы предприятиеләрендә исерткеч эчемлекләрнең законсыз әйләнешен ачыклау һәм аларны ваклап сатуның вакытын, шартларын һәм урынын өстәмә чикләү турындагы ТР Законы таләпләрен үтәү буенча тикшерүләр үткәреләчәк. Әлеге...

10 июльдән 20 июльгә кадәр республикада, шул исәптән районда да исерткеч эчемлекләрнең законсыз әйләнешенә каршы көрәш ункөнлеге бара.

Бу чорда сәүдә объектларында һәм җәмәгать туклануы предприятиеләрендә исерткеч эчемлекләрнең законсыз әйләнешен ачыклау һәм аларны ваклап сатуның вакытын, шартларын һәм урынын өстәмә чикләү турындагы ТР Законы таләпләрен үтәү буенча тикшерүләр үткәреләчәк.
Әлеге декада кысаларында ТР дәүләт алкоголь инспекциянең Түбән Кама территориаль органы район территориясендәге сәүдә нокталарында һәм җәмәгать туклануы предприятиеләрендә алкоголь һәм спиртлы эчемлекләрнең законсыз әйләнеше турында мәгълүмат кабул итә.
"Кайнар линия" телефоннары: Чирмешәндә - 2-23-80; Түбән Камада - 8-8555-36-63-85.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы ункөнлек