Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән районында бәйрәмнәр тирәсендә уяулыкны көчәйтәләр

Бу атнада берничә бәйрәмне берьюлы диярлек билгеләп үтәбез: 30 августта - республика көнен, 1 сентябрьдә - Корбан бәйрәмен һәм Белем бәйрәмен. Билгеле, мондый зур чаралар уяулык, аеруча игътибар да таләп итә. Кеше күп җыелучы урыннарда бигрәк тә. Террорчылыкка каршы район комиссиясенең чираттагы утырышын нәкъ менә шушы бәйрәмнәрне хәвеф-хәтәрсез, оешкан төстә...

Бу атнада берничә бәйрәмне берьюлы диярлек билгеләп үтәбез: 30 августта - республика көнен, 1 сентябрьдә - Корбан бәйрәмен һәм Белем бәйрәмен. Билгеле, мондый зур чаралар уяулык, аеруча игътибар да таләп итә. Кеше күп җыелучы урыннарда бигрәк тә.

Террорчылыкка каршы район комиссиясенең чираттагы утырышын нәкъ менә шушы бәйрәмнәрне хәвеф-хәтәрсез, оешкан төстә үткәрү хакында сөйләшүгә кордылар.

29 август - 4 сентябрь чорында полиция һәм башка кайбер хезмәтләр көчәйтелгән режимда эшлиячәк. Нәрсәдер булганчы, аны кисәтү ансатрак. Дежур торулар, халык белән инструктаж үткәрү, подвалларны, чормаларны кабат карап чыгу зыян итмәячәк. Мәгариф, мәдәният учреждениеләренә уяулыкны бигрәк тә көчәйтергә.

-Барысын да контрольдә тотыйк, бернәрсә дә болай гына килеп чыкмый, - диде район башлыгы Фердинат Дәүләтшин, киңәйтелгән утырышта.

Мондый көннәрдә чит-ят кешеләрне игътибарсыз калдырмыйк, андыйлар күренү очрагында хокук саклау органнарына хәбәр салыйк. Соңгы вакытта коры, эссе һава торышы янгыннар куркынычын бермә-бер арттыра, шуңа күрә урманнарга керү, учак ягу тыела. Россия ЭЭМның Чирмешән муниципальара бүлекчәсе начальнигы Илгиз Алмакаев объект­ларны, алардагы милекне тәүлек буе саклау мөһимлеген дә әйтте. Террорчылыкка һәм экстремизмга каршы, гомумән, даими, конкрет эш алып барылырга тиеш.

Утырышта чыгыш ясаган оешмалар: мәдәният, мәгариф бүлекләре, үзәк больница, электр элемтәсе, газ, янгынга каршы хезмәт һәм башкаларның җитәкчеләре бу уңайдан үзләрендә нинди чаралар күрелүе хакында мәгълүмат җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined белеп торыгыз Бәйрәмнәр уяулыкны көчәйтәләр