Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән районы авылларындагы Сабан туе батырлары

Кармыш авылы Сабан туенда Алмаз Гатиятов мәйдан тоткан. Түбән Кама егетенә (әтисе Кармышныкы) бүләк - симез тәкә һәм мультиварка. Лашман бәйрәмендәге көрәштә Фаил Миңнекәевкә тиңнәр булмады. Быел гына мәктәпне тәмамлаган яшь спортчыга суыткыч һәм тәкә бирделәр. Иске Кадида Чирмешәннән Илзәр Закиров батыр калган. Укытучы якташыбыз суыткычка һәм, шулай ук, тәкәгә...

Кармыш авылы Сабан туенда Алмаз Гатиятов мәйдан тоткан. Түбән Кама егетенә (әтисе Кармышныкы) бүләк - симез тәкә һәм мультиварка.

Лашман бәйрәмендәге көрәштә Фаил Миңнекәевкә тиңнәр булмады. Быел гына мәктәпне тәмамлаган яшь спортчыга суыткыч һәм тәкә бирделәр.
Иске Кадида Чирмешәннән Илзәр Закиров батыр калган. Укытучы якташыбыз суыткычка һәм, шулай ук, тәкәгә ия.
Бәркәтә Сабан туенда Ринат Бәдретдинов барлык көндәшләрен дә сыртларына салган. Чирмешәннән барган көрәш остасын мультиварка белән бүләкләгәннәр. Батырның җилкәсенә тәкә дә салганнар.
Утыз Имәндә көрәш батырына суыткыч биргәннәр. Моңа юлчы булып эшләүче Илдар Кәлимуллин лаек.
Иске Үтәмештә авылдашлары Айдар Мингулов - баш батыр. Зур суыткыч белән тәкә аныкы.
Урманасты Үтәмеш Сабан туеның төп бүләкләре Әлмәткә китте. Суыткыч белән тәкәне кунак егет Фәнил Минһаҗев көрәшеп алды.
Туймәт әрәмәсендәге бәйрәмнең баш батыры - Марат Кәримов. Оештыручылар студент авылдашларын мультиварка белән сөендерде. Баш батырга бүләккә тәкә дә бар иде.
Югары Кәминкә Сабан туенда Рәзил Хөснуллин батыр калган. Яшь көрәшче бүләккә җылы юрган алган. Җиңүчегә дигән тәкә дә аңа.
Кара Чишмә Сабан туенда кунак көрәшчеләр арасында Чирмешәннән Ринат Бәдретдинов җиңү яулап, бүләккә сарык һәм зур самавыр отты. Авылдашлар арасында Рәзиф Гыйрфанов (Түбән Кәминкә) - баш батыр. Оештыручылар аны тәкә һәм микродулкынлы мич белән бүләкләде.
Яңа Элмәледә Утыз Имән егете Рәмил Гозәеров җиңгән, тәкә һәм җылы одеал алып киткән.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Сабантуй көрәш