Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чаллыда "Бременские музыканты" скверы төзелә

Чаллының идарә компанияләре һәм предприятиеләре чәчәкләр фестиваленә әзерлек эшләрен башлап җибәрделәр. (Чаллы, 8 авгут, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы", Зөлфия Фоатова). Чаллының идарә компанияләре һәм предприятиеләре чәчәкләр фестиваленә әзерлек эшләрен башлап җибәрделәр. Быел ул Чулман проспектыннан мәйданга кадәр Хәсән Туфан проспекты буенча оештырыла. Моннан тыш, шәһәрнең башка урыннарына да күләмле композицияләр урнаштырылачак,...

Чаллының идарә компанияләре һәм предприятиеләре чәчәкләр фестиваленә әзерлек эшләрен башлап җибәрделәр.

(Чаллы, 8 авгут, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы", Зөлфия Фоатова). Чаллының идарә компанияләре һәм предприятиеләре чәчәкләр фестиваленә әзерлек эшләрен башлап җибәрделәр. Быел ул Чулман проспектыннан мәйданга кадәр Хәсән Туфан проспекты буенча оештырыла. Моннан тыш, шәһәрнең башка урыннарына да күләмле композицияләр урнаштырылачак, дип яза җирле басма.

Шәһәрне чәчәк композицияләре белән бизәүгә "Электротехниклар" идарә компаниясе дә зур өлше кертә. Быел әлеге коллектив Чаллы татар дәүләт драма театры белән 6/12 йорты арасындагы ташландык урынны тәртипкә китерергә җыена. Тиздән биредә "Бременские музыканты" скверы барлыкка киләчәк.

"Бу урында күп еллар тәртипсезлек хөкем сөрде. Без чүп-чарны җыештырып, түктек. 15 "КамАЗ" машинасы кара җир китердек. Юлларга асфальт җәйдек. Тиздән буяу эшләрен тәмамлап, эскәмияләр һәм яктырткычылар куябыз. Арба һәм "Бременск музыкантлары"ның барысының да фигуралары скверның төп бизәге булачак. Алар чәчәкләр белән уратып алыначак, - ди проект турында "Электротехниклар" идарә компаниясе генераль директоры Илгизәр Иманов. - Фигуралар ясалган инде. Алар әлегә остаханәдә. Скверны август уртасында ачарга җыенабыз."

Моннан тыш, Илгизәр Иманов әйтүенчә, идарә компаниясе ПАДка юл һәм сквер арасындагы җәяүлеләр сукмагын яңартуны сорап мөрәҗәгать иткән. Нәтиҗәдә җәяүлеләр юлы төзекләндерелгән.

"Чаллы халкы чәчәкләр фестивален бер урында үткәрүгә күнеккән. Тик бәйрәмнең икенче ягы да бар бит. Бу матурлыкка шактый күп акча һәм хезмәт сарыф ителә, аның белән бер көн генә хозурланырга мөмкин. Мин шәһәрдә ишек алларында халык өчен күбрәк ял урыннары булырга тиеш дигән фикер ягында торам. Без хезмәт итә торган йортларда яшәүчеләр бирегә килеп, буш вакытларын күңелле итеп уздырсыннар иде", - ди генераль директор.

Компаниянең әлеге скверны төзекләндерергә алынуы юкка түгел. "Электротехниклар" идарә комапниясендә Төзүчеләр бульварының бу өлешен ремонтлагач, калган өлешендәге эшләрне дәвам итәргә шәһәр дә булышыр дип өметләнәләр, диелгән хәбәрдә.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/08/08/145902/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чаллы бременские музыканты свер төзелә