Чаллы тег белән яңалыклар
-
Африка егетенә кияүгә чыккан Чаллы кызы: «Әти-әниемнең котлары чыкты»
Алинә исемле Чаллы кызы мич башында үз бәхетен көтеп ята торган кыз түгел, шуңа да ул бәхет эзләп бик еракка - Шанхайга чыгып китә. Һәм, үзенең тормыш иптәшен - Африкадагы Гвинея иленең булачак королен Бакины таба. Хәзерге вакытта аларның Дэвид исемле уллары да үсеп килә. "Минем һәрвакыт чит илдә яшисем...
-
Чаллыда "Бременские музыканты" скверы төзелә
Чаллының идарә компанияләре һәм предприятиеләре чәчәкләр фестиваленә әзерлек эшләрен башлап җибәрделәр. (Чаллы, 8 авгут, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы", Зөлфия Фоатова). Чаллының идарә компанияләре һәм предприятиеләре чәчәкләр фестиваленә әзерлек эшләрен башлап җибәрделәр. Быел ул Чулман проспектыннан мәйданга кадәр Хәсән Туфан проспекты буенча оештырыла. Моннан тыш, шәһәрнең башка урыннарына да күләмле композицияләр урнаштырылачак,...
-
Берьюлы ике фаҗига: алкоголь куллану яхшыга илтми
Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы китергән мәгълүматларга караганда, 8 апрельдән 9 ына каршы төндә бер-берсенә охшаш ике фаҗига теркәлгән. Чаллыда 32 яшьлек ир-ат дусты белән исерткеч эчемлекләр кулланып утырганда, ялгыш кына талашып китәләр. Нәтиҗәдә, сугыша ук башлыйлар. Әлеге ир дустына пычак белән кадаганын сизми дә кала. Хәзерге вакытта әлеге җинаятьне кылуда...
-
Чаллы укытучысы беренче сыйныф укучысын урындыкка бәйләп куйган
Чаллыда 15 еллык стажы булган укытучы дәрестә боргаланып утыручы беренче сыйныф укучысын скотч белән урындыкка бәйләгән. Материал полиция бүлегенә җибәрелгән, шуннан соң процессуаль карар кабул ителәчәк. Шәһәрнең Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары вазифасын башкаручы исеменә дә күрсәтмә юлланган. Әлеге хәл турында матбугатта мәгълүмат чыгуга мәктәптә прокуратура вәкилләре тикшерү үткәргән. Тикшерү барышында...
-
Чаллыда ун кеше "дуңгыз гриппы" йоктырган: арада 1 яшьлек бала да бар
Чаллы шәһәре йогышлы авырулар хастаханәсеннән әлеге авыру турында даими мәгълүмат биреп барыла. Тагын 4 кешегә "дуңгыз гриппы" диагнозы куелган. Авыручыларның иң кечкенәсе - бер яшьлек бала. Ул шәһәрнең Зяб бистәсеннән китерелгән. Иң соңыннан хастаханәгә эләккән "дуңгыз гриппы" йоктыручылар арасында 15 яшьлек кыз бала, 20 һәм 33 яшьлек ике хатын-кыз да...
-
Иртәнге һәлакәт: берсе – бәрдергән, икенчесе таптаткан
Чаллыдагы юл-транспорт һәлакәте бүген 5:45 сәгатьтә булган: Автозавод һәм Тынычлык проспектлары киселешендә җәяүле хатын-кыз үлгән. Каршысындагы автомобиль кинәт туктап калу сәбәпле, "Киа Рио" белән идарә итүче ир-ат машинасы белән тиз генә уң як полосага күчеп басарга теләгән. Шул вакытта ул тиешсез урында юл аша чыгып килүче 77 яшьлек хатын-кызны бәрдерә....
-
Чирмешән суганы Яр Чаллыга китә
Районыбыз фермерлары, кайбер җирлекләр, май-сыр заводы, икмәк комбинаты Яр Чаллыда узган азык-төлек ярминкәсендә катнаштылар. Әлеге чара барышында 541 мең сумлык товар сатылган, аеруча ит, суган, кишер, кәбестә, чөгендерне теләп, тиз алганнар. Бу калада чираттагы шундый ярминкә 19 сентябрьгә билгеләнгән. Товар җитештерүчеләр белән бергә, анда районның мәдәният хезмәткәрләре дә барачак.