Быел Чирмешән үзәк больницасына биш табиб эшкә урнашкан
Белеп торыгыз

Быел Чирмешән үзәк больницасына биш табиб эшкә урнашкан

Быел Чирмешән үзәк больницасына биш табиб: педиатр, эпидемиолог һәм өч терапевт эшкә урнашкан.

Шулай да белгечләргә ихтыяҗ бар әле.

-Бүген безгә акушер-гинеколог, хирург, отоларинголог, терапевтлар кирәк, -ди район үзәк больницасы баш врачы Лилия Мортазина. - Соңгы елларда медицина уку йортларында байтак якташларыбыз һөнәр үзләштерде, ләкин, күпчелеген район түләп укытса да, яшь белгечләр безгә эшкә кайтмыйлар.

фото: автор


Нет комментариев