Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Бәркәтәдән Гайсә Миргалимов ел саен өй каршындагы чыршысын бизи

Бәркәтә авылында узган халык җыенында Гайсә Миргалимовка да бүләк тапшырдылар. Ул авылда Яңа ел чыршыларын һәм территорияләрне бизәү буенча бәйгедә җиңүчеләрнең берсе дип танылды. -Мин 40 ел авыл клубында киномеханик булып эшләдем,- ди "ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре", 76 яшьлек Гайсә абый.- Ел саен Яңа ел бәйрәмнәре килеп җитә башлагач, урманнан...

Бәркәтә авылында узган халык җыенында Гайсә Миргалимовка да бүләк тапшырдылар. Ул авылда Яңа ел чыршыларын һәм территорияләрне бизәү буенча бәйгедә җиңүчеләрнең берсе дип танылды.

-Мин 40 ел авыл клубында киномеханик булып эшләдем,- ди "ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре", 76 яшьлек Гайсә абый.- Ел саен Яңа ел бәйрәмнәре килеп җитә башлагач, урманнан чыршы алып кайталар иде. Аны, туң җирне казып, утыртып куя идек тә, матур итеп бизи идек. Бервакыт, ел да урманнан чыршы кисеп кайтканчы, үзебез дә үсеп утырса яхшырак булыр, дип уйладым да, клуб каршына чыршы утырттым. Тагын бер төпне өй каршына урнаштырдым. Аннан соң 30 ел гомер узды. Ул чыршыларны хәзер дә бизибез. Өй каршындагысын элек әле тагын да матуррак бизәп куя идем, хәзер олыгайдым инде. Элек авыл яшьләре шунда җыелышып, яшьләр уеннары оештырдылар. Мин шәһәрдән пластинкалар кайтарта идем, аларны да тавыш көчәйткеч аша куеп, хәтта өй каршында биеделәр.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бәркәтә чыршы Миргалимов