Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

«Безнең Чирмешән» көлдерә

И м т и х а н д а

«ТАИФ-НК» берләшмәсендә эшләүче бер төркем хатын-кызлар куркынычсызлык кагыйдәләре буенча чираттагы имтихан тапшырырга җыелдылар. Мин - комиссия составында…

Билетлар таратылды, әзерләнделәр. Зәлия, авылда туып – үскән хатын-кыз буларак, яртылаш русча, яртылаш татарча җавап бирә, закон буенча рөхсәт ителә бит.

Янгынга каршы куркынычсызлык кагыйдәләре турындагы сорауга килеп җиткәч, мин: «Бу бүлмәдә куркынычсызлык кагыйдәләренә туры килә торган берәр прибор бармы?»- дип сорау бирдем. Ул арада икенче өстәл артында әзерләнеп утыручы олы яшьтәге Фидания ханым, иптәшенә булышырга теләптер инде, бармагы белән түшәмгә күрсәтеп: «Әнә бит теге нәстәкәй!»- дип әйтеп куймасынмы. Йөземә елмаю чыкты: «Юк, кызлар, ул «теге нәстәкәй» түгел, ул - пожарный датчик», - дип төзәтеп куйгач, бүлмәдәге барлык халык гөр килеп көлеп җибәрде.

Җәмил Шәйхетдинов.

Фото: pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: имтихан

2
X