Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Бер хатын-кыз хөрмә ашап үлә язган

Мәскәүдә яшәүче хатын бик тә хөрмә яраткан һәм аны кирәгеннән артык ашап, гомерен куркыныч астына куйган. Эчәклекләре бик каты кабарганлыктан аңа ашыгыч рәвештә операция ясарга туры килгән.

45 яшьлек хатынның бер утыруда кило ярым хөрмә ашаганнан соң, хәле бик авырайган. Хирурглар норма буенча 3-6 сантиметр диаметрлы эчәклекнең диаметры 24 сантиметрга кадәр җитүен күреп шаккатканнар. Әлеге хәл хөрмәнең бөрештерү үзлегенә ия булуы белән аңлатыла. Җимешнең йомшак эчлеге эчәклеккә келәй кебек тәэсир итә икән, шуңа аны ашаганда чама хисен онытып җибәрмәскә кирәк.

Бәхеткә, операция уңышлы үткән, хатынның гомеренә куркыныч янамый.

Чыганак

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев