Чирмешән лицеенда ачылган агросыйныфта горчица үстереп караганнар
Фоторепортаж

Чирмешән лицеенда ачылган агросыйныфта горчица үстереп караганнар

Чирмешән лицеенда, безнең районда беренче, “Агроинженерия” юнәлешендәге агротехник сыйныф ачылды. Бу көн - киләчәккә таба тагын бер адым.

Әлеге сыйныф “Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү” илкүләм проектының “Агросәнәгать комплексында - кадрлар” федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында барлыкка килде: Кадрия Гамирова фотосы

Әлеге сыйныф “Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү” илкүләм проектының “Агросәнәгать комплексында - кадрлар” федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында барлыкка килде. Район башлыгы Рамил Айбатов, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марат Кәримов, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының гомумбелем бирү идарәсе башлыгы Татьяна Алексеева һәм башка күп кенә җитәкчеләр бу мөһим вакыйганың кунаклары булдылар.

Агроинженерия - безнең авыл хуҗалыгыбызның киләчәге: Кадрия Гамирова фотосы

-Агроинженерия - безнең авыл хуҗалыгыбызның киләчәге. Бу инде гади генә трактор түгел, ә төгәл игенчелек системалары, пилотсыз авыл хуҗалыгы техникасы, “акыллы” теплицалар, үсемлекләрне кайгыртучы дроннар һәм иң катлаулы робототехника, - диде Рамил Тәлгать улы. - Ләкин мондый заманча сыйныфлар үзләреннән-үзләре барлыкка килмиләр. Һәр зур эш башында киләчәк турында уйлаучы кешеләр тора. Әлеге эшкә үз өлешен керткән инвесторыбыз –җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте “ЧИРМЕШӘНАГРО” җитәкчесе Илшат Гозәеровка зур рәхмәт.

Дәрәҗәле кунаклар аларны бу сыйныфка кабул итеп, махсус галстуклар бәйләделәр: Кадрия Гамирова фотосы

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марат Кәримов сүзләренчә, мондый сыйныфлар булдыруның максаты – гомуми белем бирү оешмасы, профильле югары уку йортлары, профильле көллиятләр һәм эш бирүчеләрнең үзара хезмәттәшлеге хисабына агросәнәгать комплексы өчен кадрларны өзлексез әзерләү системасын формалаштыру.

Агросыйныфта 7 “А” сыйныфы укучылары белем алачак. Дәрәҗәле кунаклар аларны бу сыйныфка кабул итеп, махсус галстуклар бәйләделәр. Ә инде ал тасма кискәч, агротехник сыйныфка уздылар. Биредә укучылар биология дәресләреннән кала да шөгыльләнәчәк, теория белән практиканы чиратлаштырачак. Алар инде эко-блокта горчица майлы үсемлеген үстереп караганнар. Бакчаларга ни өчен бу үсемлекне чәчүләре турындагы тәҗрибәләрен кунаклар белән дә уртаклаштылар.

Бу сыйныф киләчәктәге агрономнар, фермерлар һәм галимнәр өчен старт мәйданчыгы булыр: Кадрия Гамирова фотосы

Бу сыйныф киләчәктәге агрономнар, фермерлар һәм галимнәр өчен старт мәйданчыгы булыр. Монда алынган белемнәр туган җиребезне тагын да матуррак һәм байрак итәр. Агросыйныф ачу - яңа кабинет кына түгел, ә районның авыл хуҗалыгын торгызу юлындагы беренче адым.

Агросыйныф ачу - яңа кабинет кына түгел, ә районның авыл хуҗалыгын торгызу юлындагы беренче адым: Кадрия Гамирова фотосы


Нет комментариев