Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Бакча җиләге - яман шешкә каршы шәп чара!

Бакча җиләген үстерәсезме, дуслар? Әлегә кадәр үстермәгән булсагыз, кичекмәстән утыртыгыз, чөнки бу җимеш - бик күп авырулардан дәва, ди белгечләр.

Бакча җиләгенең организм өчен файдасы бәяләп бетергесез, ди табиб-диетолог, медицина фәннәре докторы Михаил Гинзбург. Әлеге җимешне даими рәвештә ашау бик күп авыруларны кисәтергә ярдәм итә.

Табиб әйтүенчә, организмда яман шеш барлыкка килүгә төрле ялкынсынулар этәргеч була. Ә менә бакча җиләге бу үлемечле чирне булдырмау өчен менә дигән чара икән! Ул яман шеш күзәнәкләренең барлыкка килүенә киртә кую сәләтенә ия.

Бакча җиләге бигрәк тә ашказаны һәм эчәклекләрдәге ракны кисәтү өчен кирәк, ди белгеч. Әлеге җимештә йомшак һәм каты азык җепселләре бик күп, бу исә - организмга зур файда.

Моннан тыш, бакча җиләген яратучылар инфаркт һәм инсульттан да ышанычлы сакланган, ди табиб.

чыганак

фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев