Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Ата – аналар өчен җитди сабак

Августның соңгы көннәрендә районда балалар зыян күргән 4 бәхетсезлек очрагы теркәлгән. 28 август көнне район үзәк больницасына чирмешәнле З. гаиләсеннән күсе даруы белән агуланган бер яшьлек кыз баланы китерәләр. Ярый әле сабыйга вакытында медицина ярдәме күрсәтеп өлгергәннәр. Мордва Афонькәсеннән ике яшьлек нарасый уксус эссенциясе эчеп эчке органнарын яндыра. Зыян күрүчене...

Августның соңгы көннәрендә районда балалар зыян күргән 4 бәхетсезлек очрагы теркәлгән.


28 август көнне район үзәк больницасына чирмешәнле З. гаиләсеннән күсе даруы белән агуланган бер яшьлек кыз баланы китерәләр. Ярый әле сабыйга вакытында медицина ярдәме күрсәтеп өлгергәннәр.

Мордва Афонькәсеннән ике яшьлек нарасый уксус эссенциясе эчеп эчке органнарын яндыра. Зыян күрүчене Лениногорск больницасына озаталар.

Кармышта яшәүче 7 яшьлек бала нефть качалкасында уйнаганда егылып төшә һәм бот сөяген сындыра. Малайның имгәнүе җитди булу сәбәпле, аны Казанга ук җибәргәннәр.

Чирмешәнле 14 яшьлек С. мотоблок өстенә егылып җәрәхәтләнә. Аны, медицина ярдәме күрсәтеп, өенә җибәрәләр.

Әлеге вакыйгаларның барысы да ата-аналар өчен җитди сабак булырга тиеш. Балаларны ата-аналар күзәтүеннән башка калдырырга һич ярамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined районда балалар зыян күргән