Ата – аналар өчен җитди сабак
Августның соңгы көннәрендә районда балалар зыян күргән 4 бәхетсезлек очрагы теркәлгән.
28 август көнне район үзәк больницасына чирмешәнле З. гаиләсеннән күсе даруы белән агуланган бер яшьлек кыз баланы китерәләр. Ярый әле сабыйга вакытында медицина ярдәме күрсәтеп өлгергәннәр.
Мордва Афонькәсеннән ике яшьлек нарасый уксус эссенциясе эчеп эчке органнарын яндыра. Зыян күрүчене...