Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Ашавың нинди, кәефең шундый

Кыш көне кәефсез йөрүегезне көннәрнең кыска, салкын булуына гына сылтарга ашыкмагыз! Көндәлек ашаган ризыгыбыз да кәеф өчен җаваплы икән. Күптән түгел бер төркем диетологлар шундый нәтиҗәгә килгән.

1. Камыр ризыклары. Ашаганда бик тәмле тоелса да, бер-ике сәгатьтән соң еш кына ник ашаганыңа үкенергә туры килә. Таныш халәтме? Әлеге төр ризыклар бик авыр эшкәртелә. Ашкайнату системасы шул рәвешле канәгатьсезлек белдерә.

2. Каһвә. Аны эчкәндәге рәхәтлек хисләре дә вакытлы гына. Каһвәнең тәэсире беткәч, организмны үзеннән-үзе арыганлык баса, йокы килә башлый, кеше ярсучанга әйләнә. Моннан тыш каһвә йокысызлыкка да китерергә мөмкин.

3. Шоколад. Әлеге тәм-томны башны эшләткәне, кәефне күтәргәне өчен үз итәбез. Әмма бу мәхәббәт өчен еш кына артык килограммнар белән түләргә туры килә. Сау бул, күтәренке кәеф! Өстәвенә, ул каһвә кебек үк организмны бик нык талчыктыра.

4. Консервланган ризыклар. Аларның организмга кирәкмәгән токсиннар кертүдән башка вазыйфасы юк. Алар эчке органнарга зыян сала, организмны хәлсезләндерә, кәефне төшерә.

5. Фаст-фуд. Даими рәвештә фаст-фуд белән тукланган кешедә депрессия башлана. Бу инде күптән исбатланган. Әлеге ризык тамакны да вакытлыча гына туйдыра. Аннары китергән зыяны исә санап бетергесез: артык авырлык, тонус кимү, йокымсырау… Бу хәлләрне үз башыңнан кичергәнче, фаст-фудтан бөтенләй баш тартуың хәерлерәк бит, шулаймы?

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X