Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Алмалы чәй сихәт бирә

Сихәтле чәй ясарга өйрәттеләр мине. Узган ел ясаган идем, яңа елга кадәр эчеп бетердек. Кибет алмасын кулланасы килмичә, үзебез үстергән алманың өлгергәнен көтеп, быел соңгарак калып ясадым. Чәйнең әзер булганын көтәбез менә. Рецептын сезнең белән дә уртаклашам.

3 алма, 1 лимон, 2 аш кашыгы ши­кәр комы, 2 таяк корица һәм 1 аш кашыгы канәфер алабыз.

Иң элек духовканы 100 градуска җылытырга куегыз. Ул арада алманы шакмаклап турагыз һәм, тирән табакка салып, өстенә лимон согын салыгыз. Шикәр комы салып болгатыгыз да, табага юка итеп җәеп, духовкага куегыз. Ул шунда сәгать ярым кибәргә тиеш.

Аннан соң табаны духовкадан алып, алманы бушатмыйча гына, шунда суынырга калдырыгыз. Бу әле тагын кибәргә мөмкинлек бирә. Корица белән канәферне дә 2-3 минут духовкага куеп киптереп алыгыз да төеп ваклагыз. Тәмләткечләрне, алманы 50 грамм кара чәй белән болгатып, нык капкачлы банкага бушатыгыз. Бер-ике атнадан алмалы чәй әзер була. Чәйләрегез тәмле булсын!

А. Хәнәфиева. Саба.

https://akcharlak.com/article/almaly-ch-y-sikh-t-bir/

Лилия Саттарова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X