Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Африка егетенә кияүгә чыккан Чаллы кызы: «Әти-әниемнең котлары чыкты»

Алинә исемле Чаллы кызы мич башында үз бәхетен көтеп ята торган кыз түгел, шуңа да ул бәхет эзләп бик еракка - Шанхайга чыгып китә. Һәм, үзенең тормыш иптәшен - Африкадагы Гвинея иленең булачак королен Бакины таба. Хәзерге вакытта аларның Дэвид исемле уллары да үсеп килә. "Минем һәрвакыт чит илдә яшисем...

Алинә исемле Чаллы кызы мич башында үз бәхетен көтеп ята торган кыз түгел, шуңа да ул бәхет эзләп бик еракка - Шанхайга чыгып китә. Һәм, үзенең тормыш иптәшен - Африкадагы Гвинея иленең булачак королен Бакины таба. Хәзерге вакытта аларның Дэвид исемле уллары да үсеп килә.

"Минем һәрвакыт чит илдә яшисем килде, Чаллы минем өчен кечкенә шәһәр иде, шуңа да Туризм академиясенә укырган кердем, беренче елдан ук стажировкаларда йөрдем. АКШта яшисем килмәде, ә Европада яшәү бик кыйммәткә төшә. Кытай миңа беренче килүгә үк бик ошады, монда төпләнергә уйладым. Шанхайда чит ил кешеләренә мөнәсәбәт яхшы. Озын сары чәчле кызлар алар өчен матурлык үрнәге булып тора. Мине урамнарда фотога да төшерәләр, әрсезләре чәчкә кагылып үтәргә дә мөмкин", дип сөйли Алинә.

Кытайга Лондоннан килгән Бакига да Шанхай бик ошый. Баки Конде Гвинея Республикасының принцы булуына карамастан, Алинә кебек үк туган җирендә, әти-әнисе кебек яшәргә теләмәгән.

"Мин белемне Великобританиядә алдым. Белемем яхшы булгач, төрле илләргә барып эшләп карадым. Шанхайда яхшы хезмәт хакы тәкъдим иткәч, монда гына калырга булдым. Мин һәрвакыт хатынымның нинди буласын белдем. Булачак тормыш иптәшемне төшемдә дә күрдем: ак тәнле, ак чәчле, күзе бераз начар күрә торган. Алинәне беренче күрүгә үк ошаттым", дип сөйли Баки.

Алинә Баки белән Шанхайдагы төнге клубында таныша. Баки кызга шунда ук игътибар итсә дә, якын килеп танышырга сәбәп таба алмый. Ә Алинә дуслары белән аралаша, вакытын күңелле итеп үткәрә. Баки белән Алинәнең аралашып китүенә кызның иптәше сәбәпче була. Дус кызы спиртлы эчемлекләрне артык эчә, Баки ул кызга кофе китереп, айнырга булыша һәм өйләренә алып кайтырга тәкъдим итә.

"Шанхайда кызлар үзләре егетләр артыннан йөри, шуңа ир-атлар хатын-кызларның игътибарына ияләшкән. Ә Баки үзен әнисе тәрбияләгәнчә, джентельмен итеп тотты, шуның белән дә мине үзенә каратты", дип искә төшерә Алинә.

Ярты елдан соң алар өйләнешәләр, озак та үтми уллары Дэвид та туа. Алинә белән Баки үзара инглиз телендә аралашалар, ләкин Баки бераз татарча өйрәнгән, мәсәлән, Дэвидка ул "улым" дип эндәшә.

Алинәнең әти-әнисе белән танышыр алдыннан да Бакига татарча берничә сүз өйрәнергә туры килә. Алинәнең туганнары кияү буласы кешене ничек кабул иткән соң?

"Аларның котлары чыкты, - дип сөйли Алинә. - Барысы да минем чит ил кешесенә чыгуымны белсәләр дә, аның Африкадан булуына шат түгелләр иде. Әбигә дә бик озак вакытлар әйтмичә тордылар. Әмма Баки белән Татарстанга кунакка кайткач, аны барысы да бик яраттылар, үз иттеләр". Бакига аеруча татар мунчасы ошаган. Әти кеше улының үскәч, бераз Русиядә яшәвен тели, чөнки бала үз тамырларын белеп яшәргә тиеш дип саный.

Яшьләр татар халкының, африка халкының да гореф гадәтләренә хөрмәт белән карыйлар. Шулай, булачак король 13 яшеннән 17 яшенә кадәр Африкада яшәргә тиеш. "Мөгаен, безгә дә шунда күченеп китәргә туры килер", диде Алинә.

Мәгълүмат, фото Вечерние Челны сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Африка егетенә кияүгә чыккан Чаллы Әтиәниемнең котлары чыкты

2
X