Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

85 яшьлек әбидә «кунак булу» коллекторларны газаплы үлемгә китергән

15 июль көнне Дон трассасында BMW машинасында өч ир-атның мәетенә тап булганнар. Үлемнең сәбәбе гөмбәдән булып чыккан.

Әлеге үлгән ир-атлар коллектор булып эшләгәннәр. Алар 85 яшьлек кредит бурычын түли алмаган бер әбинең өенә килеп, аны төрлечә мыскыллыйлар, куркыталар. Акчасы юклыгын аңлагач, плитә өстендәге гөмбә ашын күреп, аны ашап, тагын килергә вәгъдә биреп, чыгып киткән булалар.

Коллекторлар киткәннән соң, хәле авыраеп киткән әби, фельдшерны чакырткан һәм агулану билгеләре булганлыктан, аны хастаханәгә озатканнар. Гөмбә ашы ашап агуланган әби вакытында ярдәм күрсәтелгәч исән калган, ә коллектор ир-атлар авыр үлемгә дучар булганнар. 

Әбигә карата җинаять эше ачарга җыенмыйлар, чөнки ул үзе дә гөмбә белән агуланган һәм коллекторларга да ашны махсус ашатмаган.

Источник

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев