Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Якты Тауда Өлкәннәр көне уңаеннан Коръән ашы оештырылды

Өлкәннәр көне уңаеннан авылның пенсиядәге әби-бабайларын Якты Тау мәдәният йортына җыеп кунак иттеләр - коръән ашы уздырдылар. Әлеге бәйрәмгә күрше авылардан да кунаклар чакырылган. Коръән ашында Чирмешән мәчете имам-хатыйбы Хабир хәзрәт Ханов һәм аның ярдәмчесе дә катнашкан, алар коръән аятләре укыган, вәгазь дә сөйләгәннәр. Авылда пенсия яшендәге 66 кеше яши....

Өлкәннәр көне уңаеннан авылның пенсиядәге әби-бабайларын Якты Тау мәдәният йортына җыеп кунак иттеләр - коръән ашы уздырдылар.

Әлеге бәйрәмгә күрше авылардан да кунаклар чакырылган. Коръән ашында Чирмешән мәчете имам-хатыйбы Хабир хәзрәт Ханов һәм аның ярдәмчесе дә катнашкан, алар коръән аятләре укыган, вәгазь дә сөйләгәннәр.
Авылда пенсия яшендәге 66 кеше яши. Аларның 14се авырый, өйдән чыгып йөри алмый, шуның өчен андыйларга тәм-томнар тутырылган пакетларны өйләренә илтеп биргәннәр.
Бәйрәмнең иганәчесе - авыл мәчете. Мәчет картлары бу максатларга 15 мең сум акча биргән. Ә Әлфия Кәлимуллина, Рушания Мостафина, Галия Сәрвәрова һәм Ләйсән Нотфуллиналар өлкәннәребезгә сый-нигъмәтле табын әзерләгәннәр. Әби-бабайлар мондый хөрмәткә бик лаек.
-Билгеле, акчасыз табын үткәреп булмый, авылыбызның имам-хатыйбы Рәшит Галәүтдинов бәйрәмнәрдә өлкәннәрне дә, балаларны да игътибарсыз калдырмый, - ди авыл мәдәният йорты директоры Ислам Нотфуллин. - Мәчеткә җыелган акчалар белән ярдәм итеп торулары өчен аңа һәм бабайларга, гомумән, юмарт авылдашларга рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бәйрәмнәр өлкәннәргә бәйрәм Якты Тау авылы