Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Сабантуй батырлары – бүләк ияләре

Районыбыз авылларында Сабан туйлары буласы көнне иртәдән үк сеңдереп кенә матур яңгыр явып торды. Күкне тоташ болыт каплаган мондый көнне тансыкладык шул. Бер айдан артык таммады да диярлек бит. Шунлыктан, башка елны яңгырга кәеф кырылса, монысына авыл кешесе чын-чынлап шатланды. Әле алай гына түгел, өстән явып торса да, кайберәүләр мәйданда...

Районыбыз авылларында Сабан туйлары буласы көнне иртәдән үк сеңдереп кенә матур яңгыр явып торды. Күкне тоташ болыт каплаган мондый көнне тансыкладык шул. Бер айдан артык таммады да диярлек бит. Шунлыктан, башка елны яңгырга кәеф кырылса, монысына авыл кешесе чын-чынлап шатланды. Әле алай гына түгел, өстән явып торса да, кайберәүләр мәйданда барган тамашаларны урыннарыннан да кымшанмыйча күзәтте.

Дөрес, Югары Кәминкәдә һаман шул яңгыр аркасында көрәшне оештырмаганнар. Бил алышучыларга дигән бүләкләр дә әзер. Җирле җитәкчелек көрәшчеләр ярышын бераз соңрак оештырмакчы.
Сабан туеның башка уеннары үтте. Кыр эшләренә нәтиҗә ясап, югарыкәминкәлеләр "Чирмешәнагрохезмәтләре" бүлекчәсендә эшләүче Мингали Сафиуллинны бүләкләгәннәр: тәкә һәм акчалата премия аныкы.
Кармыш Сабан туенда Түбән Камада яшәүче Динар Гатиятов баш батыр булып калган. Аңа кер юу машинасы һәм тәкә биргәннәр. Динарның әтисе Фәгыйль туган авылында узган бәйрәмгә көрәшчеләргә, атта узышучыларга дип бүләкләр алып кайткан.
Лашманда да чараны бик матур оештырдылар. Яңгыр комачауласа да, җыры да, бүләкләүләр дә, уеннар да булды. Көрәштә барысын да аркаларына салган Лашман мәктәбе укучысы Зөлфәт Зиннуров бәйрәмнән төсле телевизор һәм тәкә алып кайтып китте. "Лашман АГРОфирмасы"нда эшләүче Марсель Фатыйхов та (Керкәледән) тәкә белән бүләкләнде. Ул "Кыр батыры" булып танылган. Ат чабышында җиңгән Данияр Гайфетдинов исә, район Сабан туенда җирле чабышкылар арасында үткәрелгән узышта да финишка беренче булып килде. Авылдагы бәйрәмдә аңа кыйммәтле ишеккә сертификат биргәннәр.
Яңа Элмәледә дә Сабан туе (Акатуй) оештырып, халыкны бушлай балык шулпасы һәм карабодай боткасы белән сыйлаганнар. Бәйрәм чыгымнарын "Булгарнефть" компаниясе һәм авыл эшмәкәрләре күтәрешкән.
Ат узышында "Сөлчә" җәмгыятеннән терлекче, көтүче булып эшләүче Сергей Тощев финишка беренче килгән. Татар көрәшендә чуваш егете Николай Селиванов (Иске Элмәле) абсолют батыр. Аны да тәкә белән бүләкләделәр. Язгы кыр эшләренә йомгак ясап, "Сөлчә" җәмгыяте җитәкчелеге Григорий Мироновка суыткыч тапшырды. Бу - авыл Сабантуйларында кыр батырларына бирелгән иң зур бүләк.
Авыл җирлеге җитәкчелеге балалар өчен дә шундый бәйрәм уздырырга ниятләгән. Анысы Иске Элмәледә булачак.
Түбәнчегодайлылар Сабан туен район үзәгендәге бәйрәмнән соң башладылар. Чарага пародияләр остасы Алсу Фәракшинаны да чакырганнар. Яшь артистларыбыз - "Энҗе бөртекләре", авылдашлары Ләйсән Галләмова да анда җырлаган. Чирмешәннән Илзәр Закиров (әтисе Түбән Чегодайныкы) Сабантуйның баш батыры булып калган. Оештыручылар көрәшчегә электр самавыры һәм тәкә бүләк иткәннәр.
Бәркәтәдә узган Сабан туендагы көрәштә дә Илзәр җиңүче. Аннан ул мультиварка һәм тагын бер тәкә алган. Чәчүдә алдынгы тракторчы Рамил Бикколовны исә мәйданда кыр батыры буларак акчалата бүләкләгәннәр.
Туймәттә кыр батырына дигән тәкә һәм акчалата бүләкне Айдар Сәйфиевка тапшырдылар. Нурлат аграр техникумының Чирмешән филиалы студентына авыл җирлеге җитәкчелеге сәгать тә бүләк итте.
Быел гына мәктәпне тәмамлаган Марат Кәримов - көрәштә баш батыр. Бил бирмәүче егет җилкәсенә тәкә салды, тузан суырткычка да ия булды.
Иске Үтәмештә дә Туймәт егете батыр калган. Илнар Кәримов моннан суыткыч һәм тәкә алып китә.
Иске Кадида көрәштә җиңүчегә дигән 12 мең сумлык суыткычка Яңа Чишмә районының Акбүре авылыннан Булат Мусин ия. Билгеле инде, тәкә дә аныкы.
Искекадилылар бәйрәмгә Казаннан бик күп җырчылар, биючеләр чакырган.
Татар Сабан туен Күтәмәдә дә уздырдылар. Бәйрәмгә җырчы Илназ Баһны чакырганнар. "Күтәмә АГРОфирмасы" җитәкчелеге кыр батыры Булат Фатыйховны бензопычкы һәм тәкә белән бүләкләде. Иң оста көрәшчегә дигән тәкәне Күтәмә егете Роман Быков алды. Аңа суыткыч та бирделәр.
Утыз Имәндә Сабан туен үткәрешергә Казанда яшәүче якташлары нык булышкан. Ә баш батыр булып Чаллыда яшәүче авылдашлары Рамил Сәйфетдинов калган. Аны тәкә һәм суыткыч биреп бүләкләгәннәр.
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан Сабантуй

2
X