Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәннең иң өлкән Татьянасы

Район үзәгендә гомер итүче Татьяна Константиновна Тумбинскаяга 90 яшь тулды. Бу авылда ул Татьяналардан иң өлкәне. Якташыбыз Чирмешәндә ишле гаиләдә туып үсә. Сугыш башланган елны 7нче классны тәмамлый. -Шул елны район башкарма комитетына эшкә урнаштым, эвакуацияләнгән кешеләрне теркәп тордым, - ди Татьяна Константиновна. Сугыш вакытындагы салкын кышларны, ачлыктан тилмереп яшь...

Район үзәгендә гомер итүче Татьяна Константиновна Тумбинскаяга 90 яшь тулды. Бу авылда ул Татьяналардан иң өлкәне.

Якташыбыз Чирмешәндә ишле гаиләдә туып үсә. Сугыш башланган елны 7нче классны тәмамлый.
-Шул елны район башкарма комитетына эшкә урнаштым, эвакуацияләнгән кешеләрне теркәп тордым, - ди Татьяна Константиновна.
Сугыш вакытындагы салкын кышларны, ачлыктан тилмереп яшь түккән көннәрне, Казанда хәрби заводтта эшләгән елларны да искә алды ул.
1947нче елны якташыбыз фронтовик Павел Тумбинскийга кияүгә чыга. Кызганычка каршы, сугыш ветераны, инвалид Павел Семенович 1967нче елны вафат була. Татьяна Константиновна район үзәгендәге төрле оешмаларда эшли. Аны пенсиягә коммуналь хуҗалыктан озаталар. Биредә ул 10 елдан артык хезмәт куйган.
Юбилярның гомер бәйрәменә туганнары, дуслары да килгән иде.
-Әни безне берүзе үстереп, аякка бастырды дип була,- ди Курганнан кайткан кызы Наталья. - Өчебез югары белем алдык. Без аңа бик рәхмәтле.
-Безнең әни кечкенә генә булса да бик хәрәкәтчән, җитез иде, - дип кушылды туганының сүзләренә әнисе белән бергә яшәүче икенче кызы Елена. - Кирәк булганда таләпчән дә була алды.
Кызганыч, Татьяна Константиновнаның ике улы мәрхүмнәр икән.
Татьяна Тумбинскаяны котларга район җитәкчесе Наил Зарипов килде, Россия Президенты Владимир Путинның котлавын ирештерде, бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан