Чирмешәнлеләр “Үлемсез полк” акциясенә кушыла
9 Май - Җиңү Көнендә Бөтенроссия «Үлемсез полк» хәрби-патриотик акциясенә кушылу Чирмешәндә дә күркәм традициягә әверелде. Якташларыбыз бу көнне Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарының, якыннарының фотосурәтләрен күтәреп урамнарга чыга. Быел әлеге акциядә катнашучылар саны районда 1300дән артып китәр, диләр бәйрәм чараларын оештыручылар. Узган елгыдан аермалы буларак, бу маршны төштән соң...
9 Май - Җиңү Көнендә Бөтенроссия «Үлемсез полк» хәрби-патриотик акциясенә кушылу Чирмешәндә дә күркәм традициягә әверелде. Якташларыбыз бу көнне Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарының, якыннарының фотосурәтләрен күтәреп урамнарга чыга.
Быел әлеге акциядә катнашучылар саны районда 1300дән артып китәр, диләр бәйрәм чараларын оештыручылар. Узган елгыдан аермалы буларак, бу маршны төштән соң түгел, ә район үзәгендәге тантаналы митингка кадәр уздырырга булганнар.
"Үлемсез полк"та катнашучылар иртәнге тугызда Чирмешән лицее, 1нче һәм 2нче Чирмешән мәктәпләре яныннан кузгалып, үз маршрутлары буенча митингка киләчәк. Бу көнне мәрхүм әби-бабайларыбыз фотосурәтләре исән-сау Бөек Ватан сугышы ветераннары белән бер колоннада уза. "Үлемсез полк" - Бөек Җиңү яулаган бабаларыбызга, әтиләребезгә мәңгелек дан һәм хөрмәт белдерү билгесе. Якташларыбызны хәтер акциясендә катнашырга чакырабыз. Якыннарыгызның фотосурәтләре юк икән - транспарантка аларның исем-фамилияләрен язып чыгарга мөмкин, - ди район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова.
Җиңү бәйрәме уңаеннан тантаналы митинглар 8 май көнне авылларда, 9 май көнне район үзәгендә узачак. Чирмешәндә бу чара сәгать 10да башлана. Анда ундүрт Бөек Ватан сугышы ветераны чакырулы. Митингтан соң район башлыгы илле райондашыбызны - ветераннарны һәм тыл хезмәтчәннәрен чәй мәҗлесенә дәшә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев