Чирмешән районының Туймәт авылында кунакларга пылау, ботка пешерделәр
Нәкъ көн белән төн тигезләшкән көнне Туймәткә тирә-күрше авыллардан, район үзәгеннән дә кунаклар күп җыелды. Юкка гына түгел, биредә районкүләм чара - Нәүрүз бәйрәмен зурлап билгеләп үттеләр. Туймәт авылы мәдәният хезмәткәрләре мәктәп коллективы, укучылар, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар белән берлектә бәйрәмгә зурлап әзерләнгәннәр. Балалар милли киемнәр киеп, йорттан-йортка кереп, Нәүрүз әйтеп,...
Нәкъ көн белән төн тигезләшкән көнне Туймәткә тирә-күрше авыллардан, район үзәгеннән дә кунаклар күп җыелды. Юкка гына түгел, биредә районкүләм чара - Нәүрүз бәйрәмен зурлап билгеләп үттеләр.
Туймәт авылы мәдәният хезмәткәрләре мәктәп коллективы, укучылар, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар белән берлектә бәйрәмгә зурлап әзерләнгәннәр. Балалар милли киемнәр киеп, йорттан-йортка кереп, Нәүрүз әйтеп, бәйрәм үткәрү өчен тәм-томнар, ярма, май җыйганнар. Әлеге күчтәнәчләрдән, ике җирдә казан асып, бик тәмле пылау һәм тары боткасы да пешерделәр. Бәйрәмгә килгән халык кайнар чәй һәм тәмле коймаклар белән дә сыйланды. Кунакларны салкын язгы җил дә куркытмады.
Бәйрәмнең төп герое Нәүрүзбикә Кыш бабай белән нык көрәште. Кыш бабай үзенә ярдәмгә дию пәриен чакырса, Нәүрүзбикәгә алпамша булышты. Мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта җыелган халык та Нәүрүзбикәгә көч биреп торды, бергәләп биеделәр, җырладылар, уеннар уйнадылар, кышны озаттылар.
Аннан соң тамаша мәдәният йорты сәхнәсендә дәвам итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев