Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Үтәмеш келәтләре буш булмас

Районның узган елдагы кыр батыры Марсель Нигъмәтуллин быел да алдынгылар сафында. "Үтәмеш"тә ул чәчкән участоклар 1000 гектардан ук күбрәк. -Көн саен 80-90 гектар узыла,- ди Марсель. - Тракторым тыңлаучан, ипле, көчле, ватылып интектергәне юк. Бүген әлеге уңган механизатор Урманасты Үтәмеш Сабан туе уза торган урын янында бодай чәчә. Орлык агуланган,...

Районның узган елдагы кыр батыры Марсель Нигъмәтуллин быел да алдынгылар сафында. "Үтәмеш"тә ул чәчкән участоклар 1000 гектардан ук күбрәк.

-Көн саен 80-90 гектар узыла,- ди Марсель. - Тракторым тыңлаучан, ипле, көчле, ватылып интектергәне юк.
Бүген әлеге уңган механизатор Урманасты Үтәмеш Сабан туе уза торган урын янында бодай чәчә. Орлык агуланган, сыйфатлы. Былтыр кукуруз игелгән җир каты димәссең. 2007нче елгы, инде бишенче сезон Марсель йөртүче Нью - Холланд сирәк туктап тора, сменага 700әр литр ягулык та яндыра.
-Иртәнге алтыда гаражда мин, төнге 9-10нарда гына эштән туктыйм. Күнегелгән инде, иртән ару-талу сизелми дә. Тизрәк чәчсәк, безгә дә кызык бит.
Кызу, җаваплы чор булгач, бу көннәрдә Марсель гаиләсе янына, Чирмешәнгә кайтып тормый. Иске Үтәмештә әти-әниләре янында гына төн куна. Хатыны, ике баласы мондый режимга гадәтләнгән инде.
Эшләсәң, аласың була. Былтыр акчасын да, мал азыгын да биргәннәр.
... Югары Чегодайдан Үтәмешкә бару юлында уң кулда матур булып шытымнар калыккан. Әлеге тигез рәтләр - булдыклы, пөхтә механизатор Марсель Нигъмәтуллин быел беренче чәчкән арпа орлыклары "җимеше". "Үтәмеш"тә инде берничә атна кырларда өч чәчү агрегаты эшли. Бүген-иртәгә кукуруз да чәчәргә җыеналар. Былтыр чәчелгән, мең гектардан да күбрәк мәйдан биләүче уҗым бодае һәм арыш та яхшы кышлаган. Кирәк чакта тагын берничә яңгыр яуса, көзен Үтәмеш келәтләре буш калмас.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Үтәмеш язгы чәчү