Үтәмеш тег белән яңалыклар
-
“Үтәмеш”кә печән һәм силос ташыйлар
Хуҗалык җитәкчесе Ирек Галимов әйтүенчә, бүген биредә малларны ашатырга азык булса да, запаска башка хуҗалыклардан силос һәм печән кайтаралар. -"Сөлчә" җәмгыятеннән - силос, Бәркәтәдән печән ташыйбыз, - ди Ирек Галимов. "Үтәмеш" хуҗалыгында 604 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 200 сыер, 67 ат һәм 345 сарык исәпләнә. Сүз уңаеннан, бүген...
-
Урманасты Үтәмеш авылы мәдәният йорты “көлеп” тора
Безнең Урманасты Үтәмеш авылы мәдәният йорты - чыннан күңелләргә җылылык өстәүче учак. Нинди генә күңелле, кызыклы чаралар уздырылмый монда?! Драма түгәрәге, "Оста куллар", "Тимурчылар", "Чиста Ватаным" экология түгәрәге, балалар фольклор оешмасы, спорт түгәрәкләре эшли. Исең китәрлек, мондагы хезмәткәрләр Фиалка Носкова, Гөлфирә Хөсәенова, Фәридә Имаметдиновалар ничек барысына да өлгерә генә диген?!...
-
Ивашкинода арыш чәчәләр
"Әккәрәй", "ҮтәмешАГРО" җәмгыятьләрендә бөртеклеләр мәйданнарының яртысында комбайннар узган да. "ЧИРМЕШӘНАГРО" көн саен уртача 100 гектардан уңыш суктыра, арпаның һәр гектарыннан уртача - 53, ә уҗым бодаеннан 50 центнер уңыш җыялар. "Сөлчә" дә яхшы эшли. Инвесторлар шулай ук темпны көчәйтә баралар. Урасы, сугасы мәйданнар күп әле, бүгенге көнгә тулаем 10,5 мең...
-
Үтәмештә хезмәт хакы түләнәчәк
"ҮтәмешАГРО" җәмгыятенең үз эшчеләренә хезмәт хакы түләү буенча тулаем 1 миллион сумнан артык бурычы бар. Район прокуратурасы үткәргән тикшерү нәтиҗәсендә хисапланган, ләкин түләнмәгән хезмәт хакын түләттерү турында суд боерыгы чыгару хакында судка 40 гариза юнәлдерелде.
-
Үтәмешкә инвесторлар килде
Үтәмеш кырларын Казаннан килгән инвестор техникалары эшкәртә. "МилАГРО" җәмгыяте тракторлары сөреләсе 4300 гектар җирнең 67 процентын каралтырга өлгергәннәр дә. -Механизаторлар бик өлгер эшли, күрсәткечләре көн саен 700 гектарга арта, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Ильяс Гатауллин. - Җирне тирән сөргәндә, тигез эшкәрткәндә генә ул югары...
-
Үтәмештә һаман кырга чыкмаганнар
Район хуҗалыкларында 4660 гектарда уҗым культуралары (тиешленең 36 проценты), 1290 гектарда күпьеллык үләннәр (22 процент) минераль ашламалар белән тукландырылды. "Чирмешән АГРО" бу эшләрне төгәлли дә. "Сөлчә"дә, "Агропродукт"та уҗым культураларын ашлау оешкан төстә бара. "Агропродукт" бодай да чәчә башлады. Әлегә районда 3450 гектар җир тырмаланды (7 процент). Кызганыч, язгы кыр эшләре...
-
Үтәмеш сыерлары “кунакта“
"Үтәмеш" җәмгыятендә 300 башка исәпләнгән җәйге лагерь өлгерттеләр. Сыерларны, бозауларны шунда күчергәннән соң, карантинга ябылган ферма биналарында туберкулезга каршы профилактик эшләр башланды. Иске Үтәмешнең элеккеге дуңгыз фермасы артындагы әрәмәлектә көйләнгән җәйләүдә 200 баш савым сыерына, 30лап баш яшь бозауга урын җиткән. Яңа лагерь улакларына су килгән, сыер саву аппаратларын юар...
-
Сыерлар җәйге лагерьларда
Безнең районда маллар өчен барлыгы 10 җәйге лагерь исәпләнә. Бүген аларның күпчелегендә ремонт эшләре бара. Ә "Үтәмеш" хуҗалыгында терлек өчен яңа җәйге лагерь төзиләр. -Бездә, гомумән, ул юк иде, - ди хуҗалык җитәкчесе Айдар Харисов.- Лагерьны типовой проект нигезендә төзибез. 300 башка исәпләнгән, бер вакытта 20 сыер саварга була. Бу...
-
Үтәмеш келәтләре буш булмас
Районның узган елдагы кыр батыры Марсель Нигъмәтуллин быел да алдынгылар сафында. "Үтәмеш"тә ул чәчкән участоклар 1000 гектардан ук күбрәк. -Көн саен 80-90 гектар узыла,- ди Марсель. - Тракторым тыңлаучан, ипле, көчле, ватылып интектергәне юк. Бүген әлеге уңган механизатор Урманасты Үтәмеш Сабан туе уза торган урын янында бодай чәчә. Орлык агуланган,...
-
Үтәмешлеләр акчаларын суд аша алганнар
Декабрь аенда район прокуратурасына "Үтәмеш" хуҗалыгыннан хезмәт хакын вакытында түләмәү турында биш кеше мөрәҗәгать иткән. Суд җәмгыятьне әлеге кешеләргә 208 мең 700 сум хезмәт хакын түләргә мәҗбүр иткән. Башка авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәт хакын вакытында түли алганмы? Әлеге сорау белән без кайбер җәмгыять җитәкчеләренә мөрәҗәгать иттек. Хәмзә Хамматов ("Сөлчә" җәмгыяте...
-
Баланы түгел, аракыны яраталар
Соңгы вакытларда Иске Үтәмештәге уңышсыз гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның сәламәтлеге һәм яшәү шартлары борчу уята. Б.лар гаиләсендә 12 кеше яши, шуларның 8се - балигъ булмаган балалар. Өйдә чисталык юк, тараканнар да ияләшкән. Район санитар эпидемиология үзәге хезмәткәрләре бу йортта бөҗәкләргә каршы эшкәртү үткәрәчәк. З.лар гаиләсендә дә чисталык җитенкерәми, әти-әниләр аракыны үз...