Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Лашман җирләрен ивесторлар алды

Быелдан Чирмешән җирләрендә яңа инвестор - Әлки районының "Хузангай" авыл хүҗалыгы кооперативы эшли башлаячак. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альфред Гыйльманов әйтүенчә, алар Югары Кармалка, Чирмешән, Иске Котыш, Лашман, Яңа Кади, Шешминка, Туймәт авыл җирлегендәге пайчылар белән килешүләр төзегәннәр. Бүгенгесе көнне инвесторлар 10 мең 250 гектар җирләрне рәсмиләштергәннәр...

Быелдан Чирмешән җирләрендә яңа инвестор - Әлки районының "Хузангай" авыл хүҗалыгы кооперативы эшли башлаячак.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альфред Гыйльманов әйтүенчә, алар Югары Кармалка, Чирмешән, Иске Котыш, Лашман, Яңа Кади, Шешминка, Туймәт авыл җирлегендәге пайчылар белән килешүләр төзегәннәр. Бүгенгесе көнне инвесторлар 10 мең 250 гектар җирләрне рәсмиләштергәннәр дә, тагын 5 мең гектарга документлар әзерлиләр.
Әлеге кооператив шулай ук тулысынча диярлек "Лашман АГРОфирмасы" җирләрен дә 2022нче елга кадәр арендага алачак. Сүз уңаеннан, пайчылар белән килешүләр бер елга гына төзелгән. Пай җирләрен арендага бирү мәсьәләсе, авылларда җыеннар үткәреп, халык белән килешенгән. Инвесторлар пай җирләре өчен урак төгәлләнгәч, салым түләргә, 2шәр центнер бөртек һәм чикләнмәгән күләмдә салам бирергә вәгъдә итәләр.
Инвесторлар безнең җирләрдә көнбагыш, кукуруз һәм бөртекле культуралар игәргә планлаштыралар.
-Бүген инде аларның безнең район җирләрендә чәчү үткәрү өчен авыл хүҗалыгы техникасы һәм орлыклары да әзер,- ди Альфред Тәлгать улы. - Механизаторларның да бер өлеше аннан киләчәк. Әмма безнең якташларга да эш урыннары булачак.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: лашман инвесторлар