Кармышта шәхси хуҗалыклардан һәр көнне уртача бер тонна да йөз килограмм чамасы сөт җыела. Көтү чыккач, соңгы вакытта сыерларның сөтләре сизелерлек арткан. -Кармышта һәм Яшәүчедә дә сөтне машина белән йөреп, капка төпләреннән алабыз, - ди сөт җыючы Фәния Әхмәтҗанова. -Безнең продукцияне Әлкигә алып китәләр. Бу көннәрдә апрель ае өчен исәп-хисап...
Кармышта шәхси хуҗалыклардан һәр көнне уртача бер тонна да йөз килограмм чамасы сөт җыела.
.jpg)
Көтү чыккач, соңгы вакытта сыерларның сөтләре сизелерлек арткан.
-Кармышта һәм Яшәүчедә дә сөтне машина белән йөреп, капка төпләреннән алабыз, - ди сөт җыючы Фәния Әхмәтҗанова. -Безнең продукцияне Әлкигә алып китәләр. Бу көннәрдә апрель ае өчен исәп-хисап ясарга ышандырдылар.
Сөтне көн дә һәм күп сатучылар байтак икән. Яшәүчедән Нәфисә Исрафиловалар дүрт сыер асрый, "хөкүмәткә" көнгә - 60, биш сыер тотучы Фәндәс Гатиннар 80-85 килограмм, Кармыштан Рәйханә Гатиятовалар - 60, Резеда Әхмәтҗановалар (аларның сыерлары ун баш ук) 100-110 килограмм сөт тапшыралар.
Шунысы гына начар - соңгы вакытта сөткә бәя кими башлаган. Әмма бу бездә генә түгел. Моны илебезгә читтән коры сөтнең күп килүе, сөт ашамлыкларын урнаштыруның, сатуның кыенлашуы белән аңлаталар.

Нет комментариев