Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән аграрийлары хезмәт куркынычсызлыгына игътибарны арттыра

Бүген, агросәнәгать комплексында куәтле техника, заманча технологияләр кулланыла торган вакытта, хезмәтне саклау мәсьәләсе зур игътибар сорый. Кызганыч, авыл хуҗалыгы тармагында да хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү аркасында, ел саен дистәләгән кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре ала. Шуны исәпкә алып Татарстан агробизнес кадрлары белемен күтәрү институты каршындагы укыту-методик үзәк белгечләре районыбызның авыл...

Бүген, агросәнәгать комплексында куәтле техника, заманча технологияләр кулланыла торган вакытта, хезмәтне саклау мәсьәләсе зур игътибар сорый. Кызганыч, авыл хуҗалыгы тармагында да хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү аркасында, ел саен дистәләгән кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре ала.


Шуны исәпкә алып Татарстан агробизнес кадрлары белемен күтәрү институты каршындагы укыту-методик үзәк белгечләре районыбызның авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләр һәм район оешмаларында җаваплы кешеләр өчен хезмәтне саклау буенча укулар оештырдылар.

Кырыктан артык кеше, араларында хуҗалык җитәкчеләре, агрономнар, инженерлар, хисапчыларда бар иде, берничә көн дәвамында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бинасында хезмәтне саклау өлкәсендәге яңалыклар белән таныштылар, белемнәрен ныгыттылар. Соңыннан белемнәрне тикшерү максатыннан тест рәвешендә имтихан да алынды, курсларда катнашучыларга бу хакта таныклыклар да тапшырылды.

- Әлеге мәсьәләгә хөкүмәт тарафыннан зур игьтибар бирелә. Безнең төп бурыч - кешенең гомерен һәм сәламәтлеген саклау. Шуңа да хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләрен яхшы белергә, белемнәрне һәрвакыт арттырырга кирәк, моңа һәр җирдә җитди караш булырга тиеш, - ди укыту-методик үзәк җитәкчесе Фәрит Әхмәтов.

Автор фотосы

Безнең сайтта укыгыз:

Чирмешән кадетлар мәктәбенә иганәчеләрдән - яңа җиһазлар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined арттыра игътибарны куркынычсызлыгына хезмәт Чирмешән аграрийлары