Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Бәркәтә сыерлары күп сөтле

Бәркәтәдәге шәхси хуҗалыклар агымдагы елның ун аенда 168 мең 257 килограмм, ягъни узган елның шул чорыннан 54 мең 794 килограммга күбрәк сөт саткан. - Октябрь аенда 18 мең 793 килограмм сөт җыел­ды. Эшкәртүчеләргә әле дә көнгә уртача 600 килограмм сөт озатыла, - ди Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы Гөлфәния Гайнанова. -...

Бәркәтәдәге шәхси хуҗалыклар агымдагы елның ун аенда 168 мең 257 килограмм, ягъни узган елның шул чорыннан 54 мең 794 килограммга күбрәк сөт саткан.

- Октябрь аенда 18 мең 793 килограмм сөт җыел­ды. Эшкәртүчеләргә әле дә көнгә уртача 600 килограмм сөт озатыла, - ди Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы Гөлфәния Гайнанова. - Сентябрь ае өчен сөтнең килограммына 14 сумнан исәп-хисап ясалды.
Шәхси хуҗалыклардан сөт җыю буенча Бәркәтә авыл җирлеге районда иң яхшы эшләүчеләрнең берсе.
Бу авылда 61 баш савым сыеры бар, шуларның 15се Рәис Төхвәтуллиннар хуҗалыгында. Биредә өчәр баш сыер асраучылар да бар. Төхвәтуллиннар өченче кварталда 19 мең 109 килограмм сөт сатып, гаилә бюджетын шактый баеткан. Алар бүген көн саен 200 килограмм тирәсе сөт тапшыралар. Соңгы өч айда Мәхмүт Гайнанов дүрт мең килограммнан, Әнвәр Лотфуллин ике мең килограммнан күбрәк сөт сатканнар. Әнәс Кашапов, Мидхәт Мостафин, Ралиф Бикбовлар да үзләреннән арткан сөтне урнаштырып, өстәмә керем алалар.
-Сыер асраучыларга дәүләт тә ярдәм итәргә тырыша. Авылдагы 61 сыер хуҗасы да 3әр мең сум субсидия алды. Сыер асрау­чы биш хуҗалыкта саву аппаратлары бар, - ди Гөлфәния Хәнифовна. - Өчтән күбрәк сыер асраучы дүрт гаиләгә, абзарлар төзү өчен бирелүче субсидия алуга документлар әзерләнде. Якын көннәрдә ул акчалар кайтачак.
Мал асраучыларга ярдәм итү максатыннан, Бәркәтә авыл җирлеге 200 төргәк салам әзерләп эскерткә куйган. Пай җирләреннән файдаланган өчен, "Лениногорск" Агрофирмасы бәркәтәлеләргә бер пайга 1 центнер 70 килограмм исәбеннән арпа биргән. Бу да терлек асраучыларга сизелерлек ярдәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бәркәтә сөт тапшыру