Сөт тапшыру тег белән яңалыклар
-
Чирмешән сөтен читкә алып китәләр
Чирмешән сөт кабул итү пунктына көн саен уртача 2 тонна сөт китерелә. Бирегә, нигездә, "Үтәмеш", "Чирмешәнагрохезмәтләре" җәмгыятенең "Югары Кармалка", "Түбән Кәминкә" бүлекчәләреннән һәм Чирмешән, Шешминка, Түбән Чегодай, Түбән Кармалка, Мордва Афонькәсе авылларындагы шәхси хуҗалыклардан җыелган продукцияне кабул итәләр. -Бездән сөтне Арча май - сыр заводына алып китәләр, - ди "Чирмешән...
-
Куе сөткә өстәмә түләү тиеш
Шәхси хуҗалыклардан соңгы атналарда иң күп сөтне Туймәттән тапшырганнар. Бер сыерга исәпләгәндә уртача 7,5 литр сөт туры килә. Чирмешән белән Лашман авыл җирлекләрендә дә бу эштән керем алучылар байтак. Соңгы ун көндә районның 18 авыл җирлеге авылларыннан көненә уртача 8500 килограммлап сөт җыелган. Шешминка, Түбән Кармалка, Күтәмә авыл җирлекләрендә сөт...
-
Элмәледә бишәр баш сыер асраучы гаиләләр бар
Яңа Элмәле авыл җирлегендә шәхси хуҗалыклардан сөт җыю буенча активрак эшли башлаганнар. Бүген җирлек халкы һәр көнне уртача 300 литр сөт сата. Билгеле, башка кайбер авыллар белән чагыштырганда бу әллә ни күп түгел. Ләкин узган елның мартында ике авылга нибары 6 тоннага якын сөт тапшырган булсалар, быел бу күрсәткеч 8...
-
Бәркәтә сыерлары күп сөтле
Бәркәтәдәге шәхси хуҗалыклар агымдагы елның ун аенда 168 мең 257 килограмм, ягъни узган елның шул чорыннан 54 мең 794 килограммга күбрәк сөт саткан. - Октябрь аенда 18 мең 793 килограмм сөт җыелды. Эшкәртүчеләргә әле дә көнгә уртача 600 килограмм сөт озатыла, - ди Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы Гөлфәния Гайнанова. -...
-
Чирмешән сыерлары күпме акча “эшли“?
Чирмешән авыл җирлегендәге шәхси хуҗалыклар быел, үткән тугыз айда, былтыргы шушы чор белән чагыштырганда, өч тапкырга күбрәк сөт тапшырган. Биредә сыерлар да узган елгыдан 30 башка артык. Бу терлекләр саны бигрәк тә район үзәгендә, Казанка авылында ишәйгән. -Өчәр, бишәр баш сыер тотучылыр күбәйде. Субсидияләр, савым аппаратлары биреп булышуның да файдасы...
-
Чирмешәнлеләр сөттән акча “коялар“
Бәркәтә авылында яшәүче Нурсинә һәм Рәис Төхфәтуллиннар узган 2014 елны дәүләткә 37745 килограмм сөт тапшырганнар. Шәхси ярдәмче хуҗалыклар арасында бу районда иң зур күрсәткеч. Бүген Төхфәтуллиннар хуҗалыгында 15 баш сыер исәпләнә, шуларның унысын савалар, калганнары бозаулаган яисә буаз. -Декабрь аенда сөт сатып 60 мең сум акча эшләдек, - ди йорт...
-
Чирмешәндә сөт җыючылар слеты узды
2014нче елны районның шәхси хуҗалыклары 2436 тонна сөт сатып, 33 миллион сум акча эшләгәннәр. 2013нче ел белән чагыштырганда, бу 784 тоннага күбрәк. Быел әлеге күрсәткечне 4000 тоннага җиткерү бурычы куелды. Районда беренче тапкыр үткәрелгән сөт җыючылар һәм сөт тапшыручылар слетында әйтүләренчә, бүген райондашларыбызның 6090 баш мөгезле эре терлеге, шул исәптән...
-
Лашман сыер савучысы Володя эшкә таңнан торып килә
Владимир Михайлов "Лашман АГРОфирмасы"нда алмаштыргысыз хезмәткәр. Яңа Элмәле егете җәй көне көтү көткән, ә хәзер малларга азык кертә, таналар, яңа туган бозаулар карый һәм 30 сыер да сава. -Володядан уңдык, иртән эшкә килә, көне буе шунда. Эшен дә җиренә җиткереп башкара,- ди хуҗалыкның икенче товарлыклы-сөтчелек фермасы мөдире Илһам Гайфетдинов.- Шулай...
-
Кырык килограмм сөт бирүче сыерлар Чирмешәндә дә бар
Узган ел ахырында районга читтән кайтарылган таналар, бозаулагач, кырыгар литр сөт бирә башлаган. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән хәбәр итүләренчә, "кунак" сыерлардан көненә уртача 18-20 килограмм сөт савыла. "Лашман АГРОфирмасы"нда аларның тәүлегенә 40 килограмм сөт бирә торганнары бар. Район җитәкчелеге ярдәме белән ел ахырында Кади һәм Лашмандагы авыл хуҗалыгы...
-
Сөт сатып баеп буламы?
Туймәт авылында шәхси хуҗалыклардан көнгә уртача 500 килограмм сөт җыела. -Дөрес, бу күрсәткеч үткән елның шул чоры белән чагыштырганда 200 килограммга әзрәк. Соңгы вакытта сөт тапшыру арта башлады, - ди инде күп еллар сөт җыючы булып эшләүче Мидхәт Шәрифуллин. 1 январьдан шәхси эшен башлап җибәргән әлеге эшмәкәр 15 январьдан сөтне...