Чирмешән районында бер ир-атка ике сазан өчен штраф биргәннәр
Кеше һәм закон

Чирмешән районында бер ир-атка ике сазан өчен штраф биргәннәр

47 яшьлек Лашман кешесе законсыз рәвештә балык тоткан өчен хөкем ителгән.

-Әлеге ир-ат ятьмә белән һәм резина көймәдә аеруча саклана торган табигать территориясе булган Зур Сөлчә елгасында балык тоткан, - дип хәбәр итте район прокуроры ярдәмчесе Алексей Крутиков.

-Ул законсыз рәвештә 2 сезон тоткан һәм нәтиҗәдә хөкем ителүчеләр эскәмиясенә эләгеп 6000 сум күләмендә штрафка тартылган.

фото: архив


Нет комментариев