Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән районында мәк җыючыны тоткарлаганнар

Узган атнада полиция хезмәткәрләре Иске Котыш авылында мәк җыйган ир-атны тоткарлаганнар. Ул Нурлаттан килгән икән. Хәзер күрше район кешесенең мәкне нинди максаттан җыюын ачыклыйлар.

13-19 августта район полиция бүлекчәсенең кизү частенда 36 хәбәр кабул иткәннәр; 3 җинаять эше кузгатылган, 2се – мошенникларга карата. Алар ике чирмешәнленең банк картасыннан 35 мең һәм 51 мең 600 сум акча урлаганнар.

3 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, 2сендә имгәнүчеләр бар, берсе – матди зыян белән. Юлда йөрү кагыйдәләрен санга сукмауның 50 очрагы ачыкланган. Бер машина йөртүче транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән.

Полициянең участок уполномоченныйлары 10 административ беркетмә төзегәннәр.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев