Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән юлларында бер атнада 3 юл һәлакәте булган

3-9 сентябрьдә район юлларында өч юл-транспорт һәлакәте булган, бер кеше үлгән, бер кеше имгәнгән, берсендә автомашинага гына зыян килгән.

Тагын шунысын әйтик, бу чорда транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән 4 машина йөртүче ачыкланган. Гомумән, юлда йөрү кагыйдәләрен санга сукмауның 55 очрагы теркәлгән. Полициянең участок уполномоченныйлары 7 административ беркетмә төзегән.

Чирмешәндә бер төркем яшүсмерләр “Пятерочка” кибетеннән 2600 сумлык аз алкогольле эчемлекләр урлап чыкканнар. Тикшерү бара.

Законсыз рәвештә алкоголь саткан өчен административ җаваплылыкка тартылып, әлеге җинаятьне янә кабатлаган район кешесенә карата җинаять эше кузгатылган.

Районда “Уңыш” оператив-профилактик чаралары дәвам итә.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X