Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәндә аккумуляторлар угрылары суд каршында җавап бирәчәк

Сентябрь азагында Чирмешәндә КамАЗ автомашинасының 16 мең сумлык ике аккумуляторын урлаганнар. Әлеге уңайдан җинаять эше кузгатылган.

Гомумән, узган атнада район полиция бүлекчәсенең кизү частенда 15 хәбәр кабул иткәннәр. Ике җинаять эше кузгатылган.

Район юлларында өч юл-транспорт вакыйгасы булган – матди зыян белән, имгәнүчеләр юк. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 54 очрагы теркәлгән, ике машина йөртүче транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән.

Полициянең участок уполномоченныйлары 7 административ беркетмә төзегән.

Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлекчәсеннән алынды.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев