Чирмешән кешесенең банк картасыннан 58 мең сум акчасын урлаганнар
Кеше һәм закон

Чирмешән кешесенең банк картасыннан 58 мең сум акчасын урлаганнар

Чирмешәндә яшәүче бер хатын-кызның телефон номерына мошенниклар бер сәгать эчендә әллә ничә номердан шалтыратканнар һәм үз дигәннәренә ирешкәннәр: аның кредит картасыннан 58 мең сумнан күбрәк акчасын урлаганнар.

Гомумән, 17-23 сентябрьдә район полиция бүлекчәсенең кизү частенда 20 хәбәр кабул ителгән. Полициянең участок уполномоченныйлары 13 административ беркетмә төзегән.

Район юлларында 2 юл-транспорт һәлакәте булган, аның берсендә пассажирның гомере өзелгән. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 65 очрагы ачыкланган, 2 машина йөртүченең транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә итүе ачыкланган.

“Пятерочка” кибетеннән 1200 сумлык азык-төлек урлап чыккан өч гражданга карата җинаять эше кузгатканнар.

5 сентябрьдән 5 октябрьгә кадәр районда “Урам” оператив-профилактик чарасы гамәлдә.

Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның Чирмешән районы бүлекчәсе штабыннан алынды.

фото: архив


Нет комментариев