Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән районында угрылар үләт базы калайларына кызыкканнар

Караклар Ивашкино авыл җирлеге территориясендәге үләт базының 10 табак профнастилын урлап киткәннәр. Бу эш буенча тикшерү бара.

Гомумән, 27 августтан 2 сентябрьгә кадәр район полиция бүлекчәсендә 18 хәбәр кабул иткәннәр.

Район юлларында бер юл-транспорт вакыйгасы булган – матди зыян белән, имгәнүчеләр юк. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның  56 очрагы ачыкланган, өч йөртүче транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән өчен җаваплылыкка тартыла.

Полициянең участок уполномоченныйлары 8 административ беркетмә төзегәннәр.

Билгесез кешеләр Чирмешәндә яшәүче берәүнең соры төстәге тент белән капланган “Тайга” автоприцебын урлап киткәннәр. Матди зыян күләме ачыклана. Район үзәгендә яшәүченең велосипеды урлану буенча да тикшерү бара.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев