Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән районында яшь сайлаучыларга бүләкләр әзерлиләр

11-13 сентябрьдә районыбыз халкы Татарстан Президентын, Түбән Кама округы буенча РФ Дәүләт Думасы депутатын һәм җирле Совет депутатларын сайлаячак. Тавыш бирүгә әзерлек хакында Чирмешән районының территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рамил Әхмәдуллин сөйләде:

-Сайлаучыларның COVID-19 белән бәйле куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен барлык чаралар да күрелә. 34 сайлау участогы да битлекләр, пирчәткәләр, антисептиклар белән тәэмин ителгән. Участокка килүче һәркемгә шәхси саклану чаралары һәм бер тапкыр кулланылышлы ручка тәкъдим ителәчәк. Сайлау комиссияләре әгъзаларына битлек, пирчәткә кию мәҗбүри, тавыш бирүчеләр дә битлекләр кияргә тиеш, ә пирчәткәләр киюне алар үзләре хәл итә. Моңа кадәр булган тавыш бирүдәге кебек, участокка кергәндә тән температурасын үлчәү процедурасы саклана. Участоклар ябылгач, аларны һәр көнне дезинфекцияләячәкләр.

Һәр сайлаучы 3 бюллетень ала: республика Президентын, Түбән Кама округы буенча РФ Дәүләт Думасы депутатын һәм җирле Совет депутатларын сайлау буенча.

Бүгенге көнгә районда сайлаучылар исемлегендә 14516 кеше исәпләнә, шуларның 56сы тәүге тапкыр тавыш бирә. Барлык яшь сайлаучылар сайлауга килергә чакыру алачак, ә участокта бу яшьләргә истәлекле бүләкләр тапшырылачак.

Тавыш бирү иртәнге 8дән кичке 20 сәгатькә кадәр дәвам итә. Сайлау участокларына паспорт белән килергә кирәк.

Территориаль сайлау комиссиясе телефоны – 2-53-07.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев