Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәндәге кибеттән 600 сумлык товар урлап чыкканнар

Чирмешәннән бер хатын-кызга, район үзәгендәге кибеттән 600 сумлык товар урлап чыккан өчен, җавап бирергә туры киләчәк.

Гомумән, 15-21 октябрьдә район полиция бүлекчәсенең кизү частенда 29 хәбәр кабул ителгән, 2 җинаять эше кузгатылган.

Район юлларында 3 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән – матди зыян белән, аларда имгәнүчеләр юк. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 60 очрагы ачыкланган.

Полиция участок уполномоченныйлары 16 административ беркетмә төзегән, шул исәптән коронавирус чирен профилактикалау буенча рейдлар барышында.

Чирмешәннән бер хатын-кыз үз хуҗалыгыннан күркәләр югалу хакында хәбәр иткән. Бу факт расланмаган.

Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлекчәсе штабыннан алынды.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев